Геннадий Емельянов: "Хакимият ачык булырга тиеш"
Шунысы гаҗәп, хәзер кичен капка төбендә эскәмиядә утыручы алабуга карчыклары телесериаллар яки ток-шоулар турында фикер алышмый инде, ник дисәң, шәһәр телевидениесенең атна саен турыдан-туры эфирга чыгарыла торган "Эшлекле дүшәмбе" тапшырулары җитдирәк мәсьәләләр турында сөйләшү өчен бай материал биреп тора. Хакимиятнең эшне шул рәвешле ачык алып баруы - район башлыгы, "Бердәм...
- Ни өчен киңәшмәләрне зәңгәр экраннар аша турыдан-туры тапшырырга тәвәкәлләдегез? Үзегез өчен уңайсыз сораулардан, кыен хәлдә калудан курыкмыйсызмы?
- Киресенчә, бу анда катнашучыларның җаваплылыгын арттыра гына төшә. Хезмәт күрсәтү оешмалары җитәкчеләре, аларны туганнары, күршеләре, хезмәттәшләре күрүен, ишетүен, кычкырып әйтелгән сүзне кире алып булмаячагын аңлап, киңәшмәгә ныклап әзерләнә, аңа җаваплы карый. Алар район башлыгы алдында түгел, бәлки бөтен халык алдында хисап тотуын белә. Әйтергә кирәк, мондый эш формасы искиткеч нәтиҗәле: әйтик, менә бер вакыт тапшыру тавышсыз бара, ә берничә минуттан алабугалылар бу хакта шылтырата да башлый. Хәтта кичләрен дә без тапшыру язмаларын кабатлап күрсәтәбез. Мондый очракта бернинди агитация кирәкми - халык үзе кемнең ничек эшләгәнен күреп тора.
- Партиянең җирле бүлеге тарафыннан хакимият эшен ачык, җанлы итүгә юнәлтелгән "Алабуга безне берләштерә" проекты турында сөйләгез әле.
- Ул партия проекты булуга карамастан, мин аңа, партиянең Алабуга бүлеге сәяси советы секретаре булудан бигрәк, гражданин буларак бәя бирәм. Аның исеме үк үзе турында әйтеп тора - һөнәребезгә, яшебезгә, сәяси карашларыбызга бәйсез рәвештә шәһәребез безне берләштерә. Шунлыктан мин башка партияләр вәкилләре белән берничә тапкыр очраштым, күп кенә мәсьәләләр буенча безнең фикерләр тәңгәл килә. Мәсәлән, социаль яктан әһәмиятле объектларны шәһәргә кире кайтару буенча уртак резолюция кабул иттек һәм ул ТР Президентына юлланды. Бурычларыбыз уртак - тормыш сыйфатын яхшырту, ә аны хәл итү юллары күп. Җирлегебездә "Алабуга" махсус икътисадый зонасы эшләп килә, аңа юнәлтелгән инвестицияләр күләме 31,3 миллиард сумнан артып китте. Бүген анда 16 предприятие-резидент теркәлгән. Без алар яңа башлангычларга, яңа идеяләргә старт бирер, яшьләребезне эш белән тәэмин итүдә булышыр дип уйлыйбыз, чөнки шәһәребездә эшсезлек республикада иң югарылардан санала. "Алабуга" МИЗында эшләүче компания вәкилләре белән ачылачак производстволарга билгеләнгән таләпләр буенча белгечләр әзерләү мәсьәләсен тикшердек. Аннан соң барлык мәктәпләрдә 9-11 сыйныф укучылары белән очрашу оештырдык. Аларның шәһәрдән нәрсә көтүләре белән кызыксындым (шунысын да әйтергә кирәк, очрашулар нәтиҗәсе буларак, шәһәр хезмәтләренә төрле проблемаларны хәл итү һәм кергән тәкъдимнәрне тикшерү өчен йөздән артык йөкләмә бирелде). Мәктәпне тәмамлаучы 523 укучы белән йомгаклау очрашуы "Алабуга" МИЗы резидентлары катнашында үтте. Мондый очрашулар кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре белән дә үткәреләчәк. Шулай итеп элемтәләр җайга салыначак - яшьләрнең шәһәрдә калу теләге артачак, кече һәм урта бизнес тоткан урын ныгыячак, урта сыйныф формалаша башлаячак, ахыр нәтиҗәдә боларның барысы тормыш дәрәҗәсенең күтәрелүендә чагылачак.
Болар барысы перспектив бурычлар, әмма "Алабуга безне берләштерә" проекты бүгенге күп проблемаларны хәл итәргә булышачак. Һәр сишәмбедә без барлык хезмәтләр белән берлектә районга чыгабыз. Гамәлдә проблемаларның яртысы шунда ук җайга салына, ә калганнары буенча хәл итү юлларын эзлибез. Мәсәлән, банклар авылларда үз бүлекчәләрен яба башлады. Нишләргә? Килешүләрдән соң, банкларның берсе машина сатып алды һәм авылларга чыгып хезмәт күрсәтү өчен "мобиль банк" барлыкка килде. Халык белән аралашу, аларның теләкләрен тыңлау - бу үзебез яши торган шәһәрнең уңайлылыгы өчен корылган хезмәтебез нигезе.
- "Бердәм Россия"нең XII съездында партия лидеры В.Путин: "Игътибар үзәгендә һәрвакыт кеше булырга тиеш",- дигән иде. Алабугада әнә шуңа яңгыраш башка проектлар да гамәлгә ашырылып килә бит.
- Чыннан да, без нәкъ менә проектларны, күзгә күренерлек чын эшләрне гамәлгә ашыруга басым ясарга тырышабыз. Ә бу проектлар, үз чиратында, халык теләкләре нәтиҗәсе. Без юллар торышы буенча бик күп дәгъва алдык. Туристлар килә, меңьеллык шәһәребезнең матурлыгы белән хозурлана, әмма җимерелеп беткән асфальт һәм пычрак тротуарлар бөтен тәэсирләрне юкка чыгара да куя. Мәсәлән, 66 чакрым озынлыкта юл түшәмәсен тәртипкә китерергә кирәк иде, бу максатлар өчен узган елда 90 миллион сумнан артык акча җибәрелде һәм сарыф ителде, 16 чакрым юл төзекләндерелде. Быел да шуның кадәрле үк эш башкарылды. Моннан тыш, авыл юлларын төзү эше башланды. Якындагы ике-өч елда бу проблеманы хәл итеп бетерербез дип уйлыйм. Боларның барысы да кешегә уңай йогынты ясый, аны тәртипле итә, чөнки ул резин итектән саз ерып йөрми, ә үкчәле туфли киеп асфальттан атлый.
Төзекләндерү турында сүз алып барабыз икән, партия проекты нигезендә Александр паркы ташландык, пычрак хәлдән арынып, алабугалыларның рәхәтләнеп ял итә торган урынына әйләнде. Телдән-телгә күчеп йөри торган легендар "Изге чишмә", "Көмеш чишмә" чистартылып төзекләндерелде. "Бердәм Россия"нең Алабуга бүлекчәсе тарафыннан аерым категория гражданнарга йөз тотып эшләнгән партия проектлары аз түгел. Мәсәлән, "Каршыга бер адым" проекты мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен эшләсә, "Хәрби туганлык" проекты ветераннар белән эшләүгә нигезләнә, "Актив яшь институты" проекты кысаларында пенсионерлар тел өйрәнә, компьютер үзләштерә, хореография белән шөгыльләнә.
Спорткомплексларның тулы куәткә эшли башлавы - безнең зур казанышыбыз. Түләүле секцияләр зур популярлык казанмаганлыктан, без спорт объектларында эшне анда районның барлык педагоглары, мәктәп укучылары, студентлар бушлай шөгыльләнерлек итеп оештырдык. Партия проектларының барысын да санап бетереп булмый, әмма аларның барысын бер нәрсә берләштерә: аларның һәркайсы нинди дә булса конкрет бурычны хәл итүгә юнәлдерелгән һәм һәркайсы халыкның теге яки бу катлавы мәнфәгатьләрен искә ала.
- Сез асылы белән кабатланмас башлангычны тормышка ашырдыгыз: тарифлар үсешен туктату гына түгел, бәлки кайберләрен киметүгә дә ирештегез. Сере нәрсәдә?
- Алабуга муниципаль районына җитәкчелек итә башлагач, беренче эш итеп барлык тарифларны карап-исәпләп чыктым: андагы саннар үзләрен күпмегә аклый? Пассажир ташучылар белән бу мәсьәләне тикшергәннән соң, шәһәр транспортында йөрү бәясен 11 сумнан 10 сумга калдырырга мөмкин булды,
Ә менә ТКХ тарифлары белән эш катлаулырак килеп чыкты. Гомумән, бу зур проблема: законның һәр хәрефенә туры килсен өчен, тарифларны кабул иткәндә милекчеләрнең өчтән ике өлешенең тавыш бирүе кирәк. Әгәр йортта 500 кеше-милекче яши икән, гомуми җыелыш җыю реаль түгел. Безгә монда "Управдом" дигән федераль партия проекты ярдәмгә килде: әлеге проект нигезендә шәһәр буенча җыелышлар үткәрдек, 1135 подъезд һәм йорт өчен җаваплылар билгеләдек. без алар белән атна саен очрашабыз, тариф мәсьәләләрен дә алар белән хәл итәбез. Бу очракта карар көчендә кала һәм без, законны бозмый гына, торак хезмәтләренә тарифларны 2010 ел дәрәҗәсенә карата дүрт процентка киметеп кабул итә алдык: ул квадрат метрына 16 сум 43 тиеннән 15,8 сумга төште. Монысы да чыгымнар статьясына реаль бәя бирү нәтиҗәсе иде. Без идарәче компанияләр җитәкчеләре белән башкарыла торган эшләр исемлеген тикшереп чыктык: әйтик, чүп урналары айга бер тапкыр юылырга тиеш. Идарәче компанияләр моның белән шөгыльләнәме - юк! Димәк, моның өчен ул акча алырга тиеш түгел.
Бүген электр энергиясенә ялгану бик кыйммәткә төшә. Бу проблеманы да хәл итәсе килә. Уйлавымча, электр, газ, җылылык муниципалитет контролендә булырга тиеш; Республика Президентына мөрәҗәгатем дә шул хакта иде. Бу безгә тарифларны көйләргә һәм коммуналь инфраструктураны үстерергә, бердәм тариф сәясәте булдырырга мөмкинлек бирер иде. Бу структуралар район башлыгы контролендә булса, миннән таләп итәрләр, тәртип тә урнашыр иде.
Хәзер без болай эшләдек: "Алабуга- су каналы" ААҖ оештырдык; җылылык челтәрләрен үзгәртеп кору максатыннан, муниципалитетны да өлешле итеп, дәүләт-хосусый партнерлык шартларында инвесторлар җәлеп ителде. Моннан тыш, муниципалитетның 25 процент өлешле катнашуы шартларында алты идарәче компания төзелде.
Әлбәттә, ТКХ һәм башка өлкәләрдә дә проблемалар җитәрлек. Алабугалылар күтәргән мөһим мәсьәләләр эшчәнлегемдә төп ориентир булып тора. Хакимият халыктан алынган һәр дәгъва-тәкъдимгә вакытында җавап бирергә, һәр кешегә игътибарлы булып, аның мәшәкатьләре, проблемаларын аңлый, күрә белергә тиеш - чөнки ул шуның өчен оештырылган һәм яши.
"Алабуга нуры" "Без булдырабыз" газетасы редакциясенә әлеге материал өчен рәхмәтен белдерә
Т.Мәхмүтов фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев