Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЯСӘТ

Казаннан 4 бала анасы үзен Президентлыкка кандидат итеп теркәү өчен документлар тапшырды

Россия ата-аналар комитеты рәисе Ирина Волынец үзен-үзе кандидат итеп тәкъдим итә.

Россия ата-аналар комитеты рәисе, дүрт бала анасы, Казанда яшәүче Ирина Волынец алда торган Россия Президентын сайлауларда үзен кандидат итеп күрсәтү өчен Үзәк сайлау комиссиясенә документлар тапшырды, дип хәбәр итә РИА «Новости».

Бу – Үзәк сайлау комиссиясенә документлар тапшыруда аның беренче генә омтылышы түгел. 5 гыйнварда комиссиядә аның документларын кабул итмәгәннәр иде.

Документлар пакетын тикшерү өчен Үзәк сайлау комиссиясенең биш көн вакыты бар.

Ирина Волынец үзен-үзе кандидат итеп күрсәтә. Моңа кадәр аны «Народ против коррупции» сәяси партиясе хуплаган иде.

Үзен-үзе кандидат итеп күрсәтүчеләргә теркәлү өчен сайлаучыларның ким дигәндә 300 мең имзасын җыярга кирәк. Шул ук вакытта бер төбәктә имзалар саны 7,5 меңнән дә артмаска тиеш.
 

ЧЫГАНАК: http://tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев