Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЯСӘТ

Минтимер ШӘЙМИЕВ: "Бер тапкыр гына халыкка "оҗмах" вәгъдә иттем"

Татарстанның элеккеге Президенты Минтимер Шәймиевне фикере-сүзләренә тарафдарлары гына түгел, оппонентлары да колак салган иң абруйлы сәясәтчеләр исәбенә кертәләр. Бүгенге Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе "Российская газета" укучыларына хәзерге сәяси хәлләргә карашын җиткерде. Без дә укучыларыбызга аның фикерләрен җиткерергә булдык.

- Илебездә бүгенге сәяси хәлне ничек бәялисез?

- Бүгенге сәяси вәзгыять чын демократиянең барлыгы турында сөйли. Болотная мәйданы һәм Сахаров проспектындагы хәлләр - болар барысы да үзгәртеп кору еллары "җимешләре". Без авыр һәм озын юл үтеп, сүз ирегенә ирештек. Бернинди дә сәяси басымны танымый-белми торган буын үсеп җитте. Нәрсә уйласа, шуны әйтә торган буын. Чөнки без ирешкән ирек шартларында тәрбияләнеп үскән буын ул. Ышаныгыз, чагыштырырлыгым бар минем... Кешеләр, "Без - гадел сайлау өчен" дигән лозунглар күтәреп, митингларга чыкты. Без дә шуның өчен түгелмени? Алар хокукларын ихтирам итүләрен таләп итте, үзләрен ишетүләрен теләде. Мондый процесслардан куркырга кирәкми, җәмгыятьтә демократия үсешенең табигый барышы бу...

Бай тәҗрибәмнән чыгып, шуны ышандырып әйтә алам: теге яки бу сайлаудан соң канәгатьсезләрнең булмый калганы юк. Дөньяның башка дәүләтләрендә, шул исәптән АКШта да сайлаулар тарихы шуны күрсәтә. Оппозициядәге партияләр сайлау нәтиҗәләре белән риза булмаган икән, нигә соң алар шундук мандатлар бүлешергә йөгерде? Коммунистлар партиясе дә, ЛДПР, "Гадел Россия" дә, канәгатьсез булуларына карамастан, тавыш күтәрмәде. Партияләр лидерлары Болотная мәйданына да, Сахаров проспектына да чыкмады. Митингларны "системасыз", ягъни бер партиягә дә кермәгән оппозиция вәкилләре әйдәде. Эш шунда: әлеге партияләр җитәкчеләре, бозулар турында гаризалар яза башлыйсың икән, мандатларыннан да баш тартырга кирәген яхшы аңлый. Әмма тавышны беркемнең дә югалтасы килми, чөнки бу сайлауда оппозициядәге партияләр алдагы сайлаудагыдан күбрәк тавыш җыйды бит. Фәкать "Бердәм Россия"неке генә кимеде. Дөресен генә әйткәндә, сайлау хәзер узган тәкъдирдә, аларның һич югында үзләре ирешкән нәтиҗәләрне кабатлавына шикләнәм.

Һәрхәлдә, бишенче мартта президентлы булачакбыз. Алга таба кем белән барырбыз? Хәзер оппозиция гамәлдәге хакимиятне тәнкыйтьләү тирәсендә берләште. Миңа калса, безнең дәгъвачыларыбыз кирәкмәгән арбага утырды. Ишәкне дә җигә белергә кирәк бит.

- Минтимер Шәрипович, сайлауга баруның кирәге юк, янәсе, анда барысы да инде күптән бездән башка гына хәл ителгән, дип уйлаучы кешеләр бар...

-Сайлау - уен түгел, җитди эш. Җаваплылык хисе сайлауга килүче һәркемдә булырга тиеш, чөнки һәр тавыш артында - илебез киләчәге. Әмма РФ Президенты вазыйфасына дәгъва кылучыларның да һәркайсының җаваплылыгы булырга тиеш. Әлбәттә, барысын да берьюлы эшлисе, барлык четерекле мәсьәләләрне берьюлы хәл итәсе: юллар төзисе, сәламәтлек саклауга, мәгарифкә чыгымнарны үстерәсе, пенсионерларга пенсияне арттырасы һ.б. киләдер. Әмма бу мәсьәләләрнең барысына да чынбарлыктагы күзлектән карап, төптән уйлап якын килү кирәк. Барлык эшкә берьюлы тотынып булмый - мөһимрәкләреннән башлап, калганнарын эзлекле төстә хәл итәргә кирәк. Әйтик, менә гаилә бюджетын планлаштырганда, беребез дә чынбарлык хисен җуймый бит. Ил бюджеты средстволарын бүлгәндә дә шулай булырга тиеш: "телим"нәрнең барысына да ирек бирсәң, нәрсә була?

Кешеләр белән еш аралашканлыктан, барысын да минуты-сәгате белән хәл кылырга вәгъдә бирү теләгенең никадәр көчле булуын үземнән чыгып беләм. Юкка өметләндермәс өчен, тешне кысып калырга туры килә кайчак. Кешеләрнең могҗиза көтүе аңлашыла. Әмма дәшми кала белү, мәсьәләне башта яхшылап өйрәнү, аннан соң гына аны хәл итәргә тырышу кирәк. Буш вәгъдәләрсез генә. Кешеләргә нибары бер тапкыр - республиканы тоташ газлаштыру турында сөйләгәндә, "җирдә оҗмах" вәгъдә иттем. Әмма без моны, моннан 6-7 ел элегрәк, чыннан да, эшләдек. Ыргылыш булды бу. Бүген кешеләр аның турында онытты да инде. Димәк, хыяллар тормышка ашты.

Бүген тоткан юнәлешебез сайлап алынган, билгеле. Ә боларның барысын да зур сәяси тәҗрибәгә генә түгел, башкарма хакимияттә зур эш тәҗрибәсен туплаган кеше генә хәл итә ала. Бу этапларның барысы аша да узган кешенең тәҗрибәсе бәяләп бетергесез зур. Ул, боларның барысын да эшләргә кирәк, дип шәрран ярып кына калмый, бәлки аларны ничек эшләргә икәнен дә белә. Дәүләт белән идарә итүнең бөтен "кухня"сы белән таныш ул.

Әйе, тәртип яраткан кеше кемнәргәдер ошамый. Әмма хакимияттә тәртип булмаган килеш икътисадый һәм сәяси реформаларны гамәлгә ашырып булмый. Демократик илләр лидерлары сәясәтне "тимер кул" белән алып бара. Ангела Меркель, Николя Саркозины карагыз. Яисә Маргарет Тэтчерны искә төшерегез...

Мин, үзгәрешләр дә, тәртип тә - Путин белән, дигән кыска, әмма ныклы фикергә килдем. Кешеләрнең яхшырак яшисе килә. Шуңа күрә халыкның хакимият структураларына дәгъвалары һәрвакыт булачак. Кеше шулай яратылган: хакимияттән канәгать булганы юк аның. Чөнки тормышта барысы да ал да гөл генә була алмый. Әйе, хакимияттән сорарга кирәк, шуңа да хакимият ул. Тик тормышны ничек кенә яхшыртсак та, барыбер яңа дәгъвалар барлыкка киләчәк. Һәрвакыт шулай булачак. Алга этәрүче көч бу. Чын лидер, һичшиксез, җәмгыятьнең сулышын бөтен нечкәлекләренә кадәр тоеп торырга тиеш.

(Үзәк матбугат битләреннән)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев