Олег Морозов: “Безгә нәтиҗәле хакимият кирәк”
Бу көннәрдә Россия Дәүләт Думасы "хуҗасыз" калды. РФ Дәүләт Думасы Рәисенең беренче урынбасары Олег Морозов әнә шулай шаяртты.
Депутатларның "Регион атнасы" кысаларында Олег Морозов Алабуганың борынгы уку йортын 113 еллыгы белән котларга, шулай ук алабугалылар белән очрашып, сорауларына җавап бирергә дип килде.
Ул университет студентына традиция буенча исемле премия тапшырды. Быел ул биология факультетының 5 нче курс студенты Ирина Скворцовага бирелде. Ирина балачагыннан хайваннар ярата, педагог булырга хыяллана, фортепианода уйный һәм көйләр яза.
Безнең сайлау округыннан депутат итеп сайланган Олег Морозов "Бердәм Россия" партиясенә нигез салучыларның берсе булды, "Алабуга" МИЗын ачуга зур өлеш кертте. Уку йортында - студентлар, МИЗда - эшчеләр, Мәдәният сараенда - педагоглар Дәүләт Думасы Рәисенең беренче урынбасарына очрашу барышында күп санлы сораулар бирде. Бу аңлашыла да, чөнки алда - сайлаулар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев