Илмәт һәи Дөм-Дөмдә яңача сайлау
Сайлау нәтиҗәләре буенча Алабуга районында "Бердәм Россия" - лидер, икенче урында - "КПРФ", өченчедә - "Гадел Россия".
Безнең районда сайлауларда 60 мең кеше катнашкан. "Бердәм Россия" партиясе өчен шәһәрдә яшәүчеләрнең 77,6 проценты, район халкының 95 проценты тавыш биргән. Алабуга рейтингының икенче урынында - КПРФ. Аның өчен шәһәрдә яшәүчеләрнең 12,2 проценты һәм авыл кешеләренең 4,12 проценты тавыш биргән. "Гадел Россия" - шәһәрдә 4,58 процент, районда 0,28 процент, ә ЛДПР шәһәрдә 3,33 һәм районда 0,39 процент тавыш җыйган. Алабугада иң аз тавыш "Правое дело" фиркасенеке, аның өчен нибары 0,28 процент алабугалы тавыш биргән.
Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда авыл кешеләренең 98,3 проценты катнашкан, бу сигез меңнән артык сайлаучы дигән сүз. Дөм-Дөм һәм Илмәт авылларында яшәүчеләр районда беренчеләрдән булып электрон тавыш бирү системасын кулланып карады. Бу ике авылның сайлау участогында 8 терминалдан торган комплекс урнаштырылган иде. Бер терминал тренажер сыйфатында (биредә махсус хезмәткәр сайлаучыларга инструктаж бирә), 5 эш терминалы һәм автоном туклану чыганагы булган 2 күчмә терминал куелган. Халыкны әлеге системадан файдаланырга Казанда өч көнлек махсус курсларда укып кайткан белгечләр өйрәтә. Электрон тавыш бирү сайлаучылар күңеленә хуш килде - тиз дә, уңайлы да. Тавыш бирү нәтиҗәләре шунда ук үзәк сайлау комиссиясе сайтына тапшырыла, аннан соң мәгьлүмат Россиянең Үзәк сайлау Комиссиясе сайтында урын ала. Электрон тавыш бирү комплексы да (КЭГ) шунда җибәреләчәк.
"Без барыбыз да Казанга барып укып кайттык. Тренажерны да өч көн алдан урнаштырдык. Теләге булган һәркем алдан килеп өйрәнә алды. Кайберәүләр хәтта берничә тапкыр килеп эшләп карады. Шуңа күрә тавыш бирүдә әлләни зур кыенлыклар юк", - ди электрон тавыш бирү комплексы операторы Илсур Әдиятуллин.
Илмәт авылында тавыш бирергә иң беренче булып ветераннар килгән. Әле беренче тапкыр гына сайлауда катнашучылар да зур җаваплылык тоеп, алдан ук тавыш биреп куярга ашыккан. 83 яшьлек Әминә әби Шакирҗанова бер сайлаудан да калмый. Безнең: "Яңача сайлау артык кыен булмадымы соң?"- дигән сорауга ул елмаеп: "Булышып торучы кызлар бар бит", - диде.
Илмәт авыл җирлеге башлыгы Илфат Шакиров та сайлауларның барышы белән канәгать булып: "Нинди яшьтә булуларына карамастан, халык сайлауларда актив катнаша, закон бозулар да күзәтелми. Нинди дә булса сәбәп белән өйдә тавыш бирергә теләүчеләр алдан ук гариза язды",- диде безнең хәбәрчеләргә.
Яңача тавыш бирү күп еллар дәвамында укытучы булып эшләгән 78 яшьлек Нәзирә апа Нуруллинага да ошаган. "Сайлауларны калдырганым юк. Балаларның бәхетле балачагы, яшьләрнең канәгатьләнерлек эш хакы, торыр урыны, яраткан эше булсын дип килдем. Без, өлкән буын, бик күп авырлыклар күрдек. Инде киләчәктә шундый газаплар күрергә язмасын, дөньялар имин-тыныч булсын. Яшәүләре хәзер бик рәхәт. Өлкәннәр дә тиешле пенсияләрен алып, тыныч картлыкта гомер итсен иде дип сайладым. Сайлаулардан соң авыл кешеләренә, халыкка күбрәк игътибар булыр дип ышанам", - ди ул.
Көн уртасына таба сайлау урынында яшьләр дә күренә башлады. Венера Михайлова: "Миңа искечә сайлау юлы күбрәк ошый иде. Яңача тавыш бирергә ияләнергә кирәк булыр. Заман белән бергә атларга кирәк. Безнең тавыш бик әһәмиятле дип уйлыйм. Үзебезгә киләчәк сайлыйбыз бит",- ди.
Сайлау комиссиясе рәисе Миләүшә Хөсәенова электрон тавыш бирү юлы кертелгәч, башта куркып калуларын, тик Казанда укып кайтканнан соң бар борчылуларының юкка чыгуын әйтә. "Өлкән яшьтәгеләргә яңача ничек тавыш бирәсен аңлатабыз, күрсәтәбез. Зарланучылар юк, халык сайлауга актив килә", - ди ул.
Алабуга районының территориаль сайлау комиссиясе мәгьлүматы буенча, Илмәттә 307 сайлаучы яши. Бу көнне бераз җәяүле буран уйнап торуга карамастан, сәгать 12ләр тирәсендә 45,9 процент илмәтле үз тавышын биргән иде инде. Сайлау участогында теләге булган һәркемгә кайнар кофе, чәй эчеп, тамак ялгап алырга да мөмкин иде.
Республикада 2875 участокта тавыш бирү оештырылды. Монда дөньяның 12 иленнән күзәтүчеләр, ОБСЕ вәкилләре килгән иде. ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сайлауларга нәтиҗә ясаганда, яшь буынның активлыгын билгеләп үтте. Аның фикеренчә, республикада "Бердәм Россия" өчен тавыш бирү, республика сәясәтен куәтләү һәм муниципалитет башлыкларына ышану дигәнне аңлата. Сайлау кампаниясе алдыннан Татарстан җитәкчелеге республиканың һәр районында халык белән очрашып, проблемаларны ачыклады. беренче чиратта аларга игътибар биреләчәк, дип ышандырды Фәрит Мөхәммәтшин.
Сайлаулар узды. Безгә бары тик Нәзирә апа һәм Әминә әбиләрнең теләкләре үтәлеп, вәзгыятьнең уңай якка борылуын көтәргә кала. Шушы көннәрдә купкан буран да якынлашучы үзгәрешләрнең уңай хәбәрчесе булсын иде.
Фәридә ӘСКАРОВА
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев