Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЯСӘТ

ТР Дәүләт Советында Алабуганы өч кеше тәкъдим итәчәк

Узган якшәмбедә ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау булды. Алабуга шәһәре һәм Алабуга районы халкының 53,78 проценты (32812 кеше) бу көнне үз сайлау участокларына килделәр. Алабуга районында барлыгы 61 сайлау участогы ачылды, шуның 39ы шәһәрдә урнашкан иде. Иртәнге сәгать җидедән кичке сигезгә кадәр тавыш бирергә мөмкин иде. Республика мәгълүматы буенча, ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлауда Татарстан сайлаучыларының 70,1 проценты тавыш биргән.

Сайлаучылар ике бюллетень бер мандатлы округ һәм партия исемлекләре буенча тавыш бирде. Алабугадан җиде кандидат, исемлекләр буенча шулай ук җиде партия катнашты. Нәтиҗәдә, кандидатлар арасында Геннадий Емельянов (21494 тавыш), Илшат Шәйморатов (5600 тавыш) һәм 1518 тавыш белән Михаил Ляпунов беренче өчлеккә керде. Аннары Марс Сафин (1324 тавыш), Закарий Минһаҗев (1294), Гадел Гузаиров (553), Нариман Мөхәммәдиев (426).

Партияләр арасында ышанычлы җиңүне “Бердәм Россия” партиясе яулады, аны район сайлаучыларының 78,33 проценты һәм шәһәрнең 60,16 проценты хуплады. Башкалар алган тавышлар саны түбәндәгечә:

“РФ Коммунистлар партиясе”: район – 5,52%, шәһәр − 11,89%;

“Россия Коммунистлары Коммунистлар партиясе”: район – 4.99%, шәһәр – 6.25%;

“Үсеш партиясе”: район – 3.51%, шәһәр − 2.64%;

“Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе”: район − 2.49%, шәһәр – 5.15%;

“Россиянең Либераль-демократик партиясе”: район – 2.48%, шәһәр − 5.85%;

“Гадел Россия”: район − 2.18%, шәһәр − 6.41%.

Шул рәвешле, Татарстан Дәүләт Советында безнең шәһәрне өч кеше тәкъдим итәчәк. Геннадий Емельянов – ул бермандатлы округ буенча узды. Партия исемлекләре буенча “Бердәм Россия”дән – Людмила Рыбакова, КПРФтан – Мансур Гарифуллин.

Кичәге шәһәр планеркасында район башлыгы Геннадий Емельянов участокларда һәм хезмәт коллективларында көйле һәм төгәл оештырылган эш өчен җитәкчеләргә, шулай ук бердәм тавыш бирү көнендә катнашкан сайлаучыларга, аларның актив гражданлык позициясе һәм җаваплылыгы өчен рәхмәт белдерде.

– Сайлаулар тиешле дәрәҗәдә узды, безнең халыкның активлыгы начар түгел, – диде Геннадий Емельянов. – Шәхсән үз исемемнән Алабуганы Дәүләт Советында тәкъдим итү ышанычы өчен рәхмәт әйтәсем килә. Сайланган депутатлар үзләренә йөкләнгән бурычларны аклар һәм Алабуга районы үсешенә лаеклы өлеш кертер дип ышанам. Мин бу адымга аңлы рәвештә бардым, сезнең белән бергә без җылылык һәм су белән тәэмин итү өлкәсендә бик күп эш башкардык. Безнең район җылылык һәм кайнар суга тарифларны тоткарлый алган бердәнбер район. Хәзер тариф комитеты белән бу ресурсларга тарифларны 2дән 7 процентка кадәр киметү турындагы мәсьәләне хәл итәбез, бәлки, яңа елдан 10 процентка. Дәүләт Советының булачак депутаты буларак, мин су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу мәсьәләләренә зур игътибар бирәчәкмен. Аларны үзгәртеп коруга безгә 3,6 миллиард сум акча кирәк дип әйткән идек инде. Челтәрләр нык тузган, торбаларның диаметры яңа микрорайоннарны су белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирми.

Шунысын әйтергә кирәк, бу мәсьәләне чишүдә беренче нәтиҗәләр бар инде. Район башлыгы сүзләренә караганда, чистарту корылмаларын заманчалаштыруга 841 миллион сум акча кергән, алабугалылар су кертү һәм суүткәрүнең сыйфатлы систамасы белән тәэмин ителсенгә, суны чистарту станциясеннән шәһәрнең иске өлеше һәм Әйләнеч шоссе аркылы торба үткәрүгә 251 миллион сум акча кергән.

− Дәүсовет депутаты буларак үз өстемә алган йөкләмәләрне үтәргә тиешмен, бездәге һәр кеше аларның мәнфәгатен яклаучы депутат барлыгын тоярлык булсын, − дип белдерде Геннадий Емельянов.

Сайлаулар көнне район халкы иртәдән гражданлык бурычын үтәргә ашыкты.

− Сәгать җидегә тавыш бирүчеләр чиратка баскан иде, безнең участокта һәрчак шундый активлыкны күрүебезгә, без шат. Нигездә иртәнге якта яшьләр килде, аларның эшкә, авылга барасы, бакчага китәсе, дип сөйләде 1404нче сайлау участогының сайлау комиссиясе рәисе Галина Калашникова.

Бу сайлау участогы 10нчы мәктәптә урнашкан иде, ул шәһәрдә иң зурысы. Сайлаучылар исемлеге буенча анда 3 мең кеше диярлек. Шуларның 73е быел беренче мәртәбә тавыш бирде.

Зөлфия Сөнгатуллина һәм шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Кирилл Мокшин тавыш бирүчеләрдән беренчеләр арасында булды. Озын гомерле гражданнарыбызны аеруча хөрмәтләп каршы алдылар. Мәсәлән Клавдия Кустобаевага күптән түгел генә 100 яшь тулды. 1379нче территория сайлау участогы хезмәткәрләре сайлауларга шундый өлкән яшьтәге кешенең мөстәкыйль рәвештә тавыш бирергә килүен хәтерләми дә.

− Мин сайлау комиссияләрендә 23 ел эшлим, Клавдия Михайловна бер сайлауны да калдырмады, аның яше хакында беренче тапкыр ишеткәч, бик гаҗәпләнгән идем, − диде комиссия рәисе Людмила Шишкина.

− Бу минем бурычым, һәм, сәламәтлегем мөмкинлек биргәндә, тавыш бирәчәкмен. Барыгызга да минем яшемә җитүегезне телим, − ди йөзьяшәр.

Шул ук вакытта 6нчы мәктәптәге сайлау участогында Бөек Ватан сугышы ветераны, Сталинград көрәшендә һәм Курск дугасында катнашкан 101 яшьлек Миңнемулла Нәҗипов бар бүләкләрен тагып, тантаналы киенеп килде. Бу вакыйга ветеранның үзенә генә түгел, аны бу көнне очратучыларга да зур бәйрәм булды, һичшиксез, шундый легендар кеше белән очрашу зур бәхет ул. Районыбызда аны белмәгән кеше юктыр. Сайлау участогына барганда да, очраган һәркем Мулла бабай белән кул биреп күреште.

Ничек инде килеп тавыш бирмисең, бу бит безнең бурыч, диде ул безгә. Мин сайлауларга һәрвакыт йөрим.

Республикабызны көткән үзгәрешләр яхшыга гына булсын өчен, бюллетеньне салганда, Миңнемулла ага догасын да әйтте. Ихтирам йөзеннән, сайлау комиссиясендәгеләр ветеранга чәчәк бәйләме тапшырды.

Бәйрәм мохите булдыруга ярминкә һәм концертлар булышты. Мисалга, 2нче мәктәп янында “Яхшылык ярминкәсе” үтте. Оештыручылар әйтүенә караганда, җыелган акчалар “Тугрылык” приютына тапшырылачак. Ярминкәдәге бәяләр дә “тешли торган” булмады: помидор һәм кыярларның бер данәсен 5 сумга, өч литрлы банкада тозланганын 100 сумга саттылар. Балалар бәйрәм оештыруга бик җаваплы карады, диләр укытучылар.

− Һәр бала нәрсә дә булса китергән. Без алардан бер-ике бәрәңге алып килүләрен сораган идек, алар күбрәк алган. Алма, кишер, суган – монда күп нәрсә бар, − ди Анна Азарова, 2нче мәктәпнең 3 “в” сыйныфы җитәкчесе.

− Мин ярминкәгә баллы беленнәр алып килдем, әни белән бергәләп ясадык, чөнки минем дә этләргә ярдәм итәсем килә, – диде Матвей Шустов.

6нчы мәктәптә, ярминкәдән тыш, “Зур гаилә уеннары” оештырылды.

Концерт программасын Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте мөгаллимнәре һәм студентлары, “Башак” мәдәният йорты коллективлары, балалар музыка мәктәпләре, мәктәп укучылары, халык коллективлары әзерләгән иде. Сайлаучылар, тавыш биргәннән соң, рәхәтләнеп чыгышлар карады, һава торышының матур булуы да озак вакытка өйләргә таралырга ирек бирмәде.

Сайлаулар барган вакытта, анда катнашучылар анкета узды: һәр кеше үз йортлары ишегалдын төзекләндерү буенча тәкъдимнәрен язып калдырды. Шулай ук 8 сентябрьдә Алабугада гриппка каршы вакцинация оештырылды. Алабуга Үзәк район хастаханәсенең медицина-профилактика белгечләре мәгълүматы буенча, 582 кешегә прививка ясалган.

Моннан тыш, бу көнне өстәмә рәвештә җирле үзидарә органнарына депутатлар сайланды. Алар биш участокта үтте, берсе 1нче мәктәптә, калганнары – авылларда. Алабугада 11нче сайлау округы буенча иң күп тавыш җыючы – безнең хезмәттәшебез − АМР “Алабуга хәбәрләр хезмәте” АУ директоры Людмиланы ихлас котлыйбыз һәм уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев