Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЯСӘТ

Төркиянең Казандагы баш консуллыгы җитәкчесе татар телен өйрәнә

Әхмәт Садык Доган улының - татар телен мәктәптә өйрәнүен, ә үзенең Габдулла Тукай шигырьләрен укырга тырышуын сөйләде.

Төркиянең Казандагы консуллыгы баш консулы Әхмәт Садык Доган “Татар-информ”га интервьюда татар телен өйрәнүе турында сөйләде.

“Татар телен өйрәнергә тырышам, Габдулла Тукай шигырьләрен укыйм. Һәм әйтергә кирәк: мине аның шигырьләрендәге тирән фикер һәм аларның яңгырашы таң калдыра”, - диде дипломат.

Доган өстәп, улының татар телен мәктәптә өйрәнүен әйтте.

“Безнең телләр нык аерыла дип әйтә алмыйм. Хәтта телне өйрәнәм дип әйтү дә урынсыз, мин телләр арасындагы аерманы аңларга телим. Без биредә үзебезне өйдәге кебек хис итәбез”, - дип җиткерде генераль консул.

Дипломат шулай ук традицион татар музыкасы белән кызыксына, чөнки ул үзе дә музыка коралларында уйный. Әхмәт Садык Доган нинди дә булса татар музыка коралында уйнарга өйрәнмичә, мөгаен, Казаннан китмәм, дип белдерде. Ул шулай ук татар биюләреннән һәм татар халкы көеннән тәэсирләнгән.

“Татарлар - кунакчыллыгы белән танылган халык, биредә мин аны үзем дә тойдым” ,- дип йомгаклады генераль консул.

ЧЫГАНАК: http://tatar-inform.tatar/news/2018/03/21/160351/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев