Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЯСӘТ

Туры эфирдан күрсәтәчәкләр

Һәр алабугалы теләсә-кайсы сайлау участогында РФ Президентын сайлау барышын интернет аша күзәтә алачак.

4 мартта шәһәрдә һәм район авылларында сайлау барышын күзәтәчәк веб-камералар һәм булачак сайлауларның үзенчәлеге хакында без Алабуга районы территориаль-сайлау комиссиясе (ТСК) рәисе Андрей Смирнов белән әңгәмә кордык.

- Ничә алабугалы үзе яши торган җирлектә тавыш бирмәячәк?

-Территориаль-сайлау комиссиясе тарафыннан әлегә үз сайлау участогында тавыш бирә алмаячак 20 кешегә генә беркетү таныклыгы бирелде. Ә тулаем алганда, Үзәк Сайлау Комиссиясеннән Алабугага 900 данә беркетү таныклыгы кайтартылды. Сайлау көнендә яшәү урыны буенча тавыш бирә алмаган гражданнарга ул эш көннәрендә 14 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр Алабуга район Советы бинасында (ТСК бүлмәсе) бирелә.

13 февральдән 3 мартка кадәр беркетү таныклыкларын участок сайлау комиссияләрендә бирелә башлый.

-Участок сайлау комиссияләре составы ничек билгеләнә?

-Участок сайлау комиссиясе исеменә төрле партияләр, җәмәгать оешмалары, гражданнар җыелышыннан кандидатлар исемлеге кертелде. 9 февральдә ТСК утырышында исемлек расланып, участок сайлау комиссияләре составы билгеләнәчәк. 10 февральдә участок сайлау комиссияләренең беренче оештыру җыелышлары үтәчәк.

- Әлеге участокта үз исемең барлыгын-юклыгын ничек белергә?

- Узган сайлауларда кем дә булса исемлеккә кертелмәгән яки тавыш бирү көнендә мәгълүматларда ниндидер хаталар киткән, яки яшәү урыны үзгәргән икән, үз сайлау участогыңа килеп мөрәҗәгать итәргә кирәк! Участок сайлау комиссияләре исемлекләрне 12 февральдә алачак.

-Тавыш бирү барышын видеокүзәтү аша алып баруны кем тәкъдим итте?

- Һәр сайлау участогына ике күзәтү камерасы урнаштырылачак. Бу - РФ Хөкүмәте Рәисе Владимир Путин тәкъдиме белән эшләнә, аны РФнең Үзәк Сайлау Комиссиясе дә хуплады. Камералар бары тик ябык сайлау участокларында гына булмаячак.

-Видеотрансляция кайчан башланачак һәм аны каян күреп булачак?

-Веб-камералар тавыш бирү барышын иртәнге сәгать 8 дән алып, беркетмәләрне тапшырганга кадәр күрсәтеп торачак. Монда бюллетеньнәрне санау һәм кирәк булса кабат санау вакыты да кертелгән.

Үзәк Сайлау Комиссиясе сайтында махсус сылтама урнаштырылып, һәр гражданин шуның буенча теләсә кайсы сайлау участогында тавыш бирү барышын күзәтә алачак.

-Тавыш бирүченең йөзе күренәчәкме?

-Кайбер чикләүләр бар. Беренче камера залның сайлаучылар исемлеге урнаштырылган өлешен төшерәчәк. Әмма андагы конфеденциаль мәгълүматларны анык күреп булмаячак. Сайлаучының йөзе дә экранның өчтән бер өлешеннән артыгын алмаска тиеш.

Икенче камера урналарны төшереп торачак. Әмма ул сайлаучының тамганы кая куюын төшермәскә тиеш. Җыеп кына әйткәндә, камералар закон бозуларсыз гомуми планда гына күзәтү алып барачак.

-Сайлауга беренче булып килгән яки тәүге мәртәбә тавыш бирүчеләргә бүләкләр каралганмы?

-Ачыклык кертеп үтик, беренче тапкыр сайлаучыларга закон тарафыннан андый нәрсә каралмаган. Бу сайлау комиссияләренең сайлаучыларны сатып алуы кебек каралырга мөмкин. Әгәр кайсы да булса участокта сувенирлар тапшыралар икән, бу сайлау комиссияләренең түгел, бәлки төрле җәмәгать оешмалары акчалары хисабына башкарыла. Гражданнардан бу хакта дәгъвалар була икән, ТСК аларны тикшерми.

Наилә Касыймова

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250