Уңайлы яшәү өчен
Узган чәршәмбедә район башлыгы Геннадий Емельянов төрле партия вәкилләре белән очрашты.
"Безнең уртак бурыч - кешеләрнең тормыш-көнкүрешен уңайлы итү",- диде ул очрашуны ачып. Очрашу барышында кузгалган сөйләшүдә тагын кайсы өлкәләргә ныграк игътибар итәргә, эшне ничек нәтиҗәлерәк оештырырга дигән сораулар күтәрелде. Геннадий Емельянов партия вәкилләре алдында районның яңа җитәкчелегенә халыкның яшәешен тагын да уңайлырак итү өчен ниләр эшләргә туры килгәнлеген сөйләде. Бу барыннан да элек, туктамый үсә баручы тарифларны туктатып тору булды. Су җибәрү һәм су агызу бәяләренә тарифлар элеккечә калды, ә җәмәгать транспортында йөрү бәяләре исә, киресенчә, бер сумга киметелде. Шушы рәвешле максатчан эшләү нәтиҗәсендә халыкның акчасын бераз гына булса да янга калдыру мөмкинлеге туды.
Монополист-энергетиклар белән җиңел булмаган көрәш нәтиҗәсендә җылылык челтәрләре предприятиесе хуҗалары алышынды. Хәзер шәһәрдә халыкны кайнар су белән өзлексез тәэмин итәргә мөмкин булачак дигән өмет туды. Шәһәрдә дә, районда да юллар төзү, ремонтлау яхшы темплар белән дәвам итә. Ике елдан без һәр йортка кадәр диярлек асфальт юл салачакбыз, дип ышандырды район башлыгы.
Тузган торакта яшәүче алабугалыларны яңа йортларга күчерү эше дә уңышлы бара. Яңа елга кадәр 116 гаилә яңа фатирга күчәчәк. Җәйгә кадәр бу эшне төгәлләү бурычы куелды.
Торак йортларга капиталь ремонт ясау дәвам итә, 2012 елда бу максатларга 100 миллион сум акча сарыф ителгән. Ә менә узган елларда үткәрелгән төзекләндерү эшләренә карата дәгъвалар күп. Алар үзләрен борчыган сораулар белән депутатларга да, хакимия органнарына да мөрәҗәгать итә. Геннадий Емельянов үзе эшли башлаган чор өчен генә җавап бирүен ассызыклап, башкарылган эш күләме һәм аның сыйфатына карата анализ ясарга кушты. Ремонт һәм торак йортларга хезмәт күрсәтү мәсьәләсенә кагылып, ул аерым счетлардагы акчаларны конкрет йортларны яңартуга тотарга тәкъдим итте.
Партияләр вәкилләре район башлыгына үз теләкләрен җиткерде, сораулар бирде. Очрашу барышында муниципалитет белән аерым партияләр арасында хезмәттәшлек урнаштыру турында килешү төзү турында карар кабул ителде.
Шушы ук көнне Геннадий Емельянов җәмәгать оешмалары вәкилләре белән очрашты. Алар белән дә хезмәттәшлек турында килешү төзү күздә тотыла. Очрашуда катнашучылар Алабугада Халыклар дуслыгы йорты ачу тәкъдимен шатланып каршы алды.
Алина Караева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев