Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ТАССРНЫҢ 100 ЕЛЛЫГЫНА

Арматура заводы тарихы үткәндә калды

Алабуга предприятиеләренең һәммәсенең үз тарихы, һәм алар шәһәрнең генә түгел, кешеләр язмышын да бергә бәйләгән. Элекке арматура заводына 1732 елда нигез салынган (хәзер аның урынында “КамПолиБэг” сәүдә компаниясе). Аны Кама буе сәнәгатенең патриархы дип тә атап булыр иде.

Үзебезнең балалар бакчасы булганы хәтердә. Без шунда балаларыбызны йөрттек, мин дә шул исәптән. Бакча гына түгел, үз пионер лагеребыз да бар иде (хәзер “Урман әкияте”), үз медицина бүлмәбез, анда табиблар – гинеколог, эндокринолог, терапевт килә иде. Махсус билгеләнгән сәгатьләрдә без хәтта тешләрне дәвалый алдык. Бүген бу хакта хыялланырга гына кала. Завод эшчеләре Советлар Союзының санатор-курортларында дәвалану хокукына ия иде, – дип сагынып сөйләде Ирина Романова.

Арматура заводына ул 1981 елда, унынчы сыйныфны тәмамлау белән килә. Ул вакытлардан күп сулар аккан, завод әле яхшы гына эшләп килә, әле тотрыксызлык күзәтелә. Тик бирешми. Анда хәзер дә эш бара, һәм безнең язмабыз герое бүген җитештерү участогында бригадир.

Башта үткәннәргә карыйк әле. Алабуга механика заводына 1732 елда нигез салынган. Эшләү дәверендә аны дүрт мәртәбә үзгәртеп корганнар: бакыр эретү, кою эше, тимер эшкәртү, һәм, ниһаять, капчык тегү. 1832 елда биредә чуен коялар, 1880 елда аны бакыр заводы белән кушалар. Чаңнардан тыш, авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау өчен чуен һәм бакырдан коелган эшләнмәләр чыгаруны җайга салалар, шулай ук җил тегермәннәренә һәм май заводларына кирәкле запчастьләр ясала. Революциягә кадәр заводның хуҗасы бөек рәссам Иван Шишкинның өчтуганы Дмитрий Шишкин, соңрак – аның кызы булган. Октябрь инкыйлабыннан соң, завод халык кулына күчә, анда механика остаханәсе төзелә, тимерчелек киңәйтелә. 1930 елда заводның урыны үзгәрә: ул Монастыркадан шәһәр җиренә – Ленин урамы, 24 (хәзер Нефтьчеләр урамы, 92) адресы буенча күчерелә. Төп гамәле элеккечә кала. 1937 елда анда беренче тапкыр су бикләгеч вентильләр чыгара башлыйлар. Менә шулардан торбаларны бикләвеч арматура җитештерүне үзләштерү башлана.

Бөек Ватан сугышы вакытында биредә Дәүләт оборона комитеты заказлары буенча эшлиләр, сугыш кирәк-яраклары: граната корпуслары, миналы шартлаткыч башлары, эчке ягулыклы двигательләр өчен магнитлы шестернялар һәм компрессия боҗралары ясыйлар. Сугыш беткәннән соң, 6, 12, 18 ат егәрлекле двигательләр җитештерелә. Торбаүткәргеч арматура, ашлык сугу җайланмасы, шуларга тулы приводлар һәм авыл хуҗалыгы машиналарын төзекләндерү өчен запчастьләр ясау дәвам итә.

1950 елда, яңа электр станциясе эшли башлау белән, механика цехының станоклар паркы киңәеп, электр моторлы станокларга күчәләр. 1963 елда завод Алабуга арматура заводы атамасын ала. Нәкъ шул вакытта су һәм май өчен чуеннан эшләнгән краннар чыгаруны үзләштерәләр.

Әйтергә кирәк, алабугалыларның күбесе хәзер дә аны элеккечә атап йөртә. 1968 ел җитүгә, иске җитештерү бинасын сүтәләр, аның урынына яңа механик-җыю цехы корпусларын, яңа казаннар кую, куәтлерәк трансформатор станциясен төзергә булалар. 1976 елда завод Бөгелмәнең механика заводы белән берләшә. “Бөгелмәнефтемаш” җитештерү берләшмәсе составында ААЗ 14 төрдәге шарлы арматура һәм 4 төрле конуслы арматура чыгару белән шөгыльләнә. Җитештерелгән эшләнмәләр күләме елына 1200 данәгә җитеп, 4,6 миллион сумнан артып китә.

Хәзер яңа тарих битләрен актарыйк. Оешманың бүгенге директоры Ирина Дәүләтшина сөйли:

Безнең заводта үз тарихыбызга ихтирам зур. Завод тормышы өчен 1990-1993 еллар катлаулы булды дип әйтә алам. Ул чакта илдәге сәяси-икътисадый хәл кыенлашты, СССР бүлгәләнде, шуның аркасында төп кулланучылар чикнең теге ягында калды, алар арасында таможня барлыкка килде. Өч ел эчендә, завод “йөзен югалта” язды. 1993 елда бөлгенлеккә төшү дәрәҗәсенә җиткән идек. Элекке җитәкчелекнең газ арматурасы, саклагыч клапаннар, су исәпләгечләр һәм башка нәрсәләр җитештерүгә күчәргә маташуы нәтиҗә бирмәде. Завод эшчеләренең яртысыннан артыгын югалтты. Озак сөйләшүләрдән соң, 1993 елның май башында, заводка СП “Менде-Росси” составына керергә тәкъдим ясадылар, җитештерү юнәлеше үзгәрде – тимер эшкәртүгә керештеләр. Шул рәвешле, “ЕлПласт” бер елга 17 миллион капчык җитештерә торган бүлекчәгә әверелде.

Ирина Дәүләтшина сүзләренә караганда, коллективны саклап калу һәм эшсезлеккә юл куймас өчен, шулай кирәк булган. 1994 елда Алабуга арматура заводы рәсми рәвештә үзгәртеп корыла. Һиндстаннан яңа җиһазлар кайтартыла, яңа цех коралар. Бер үк вакытта эшчеләрне яңа һөнәрләргә өйрәтү бара: машинист экструдер машинисты, тукучы, тегүче, әзер эшләнмәләрне пресслаучы, техник җайланмаларны көйләүче.

1994 елның 29 июнендә полипропилен җеп җитештерү җайланмасы сафка баса – завод беренче продукциясен бирә. Капчык-тара тегү эшен бүген дә дәвам итәләр. Он, ярма, тоз, ашлама, цемент кебек чәчелә торган продукция өчен төрле үлчәмдәге тукылган полипропилен капчыклар җитештерү төп юнәлеш булып тора. Завод эшләнмәләрен кулланучыларга он-ярма предприятиеләре, шикәр заводлары, минераль ашлама җитештерүчеләр, Татарстан һәм Россиянең химия өлкәсендәге предприятиеләре керә.

Фотолар Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегеннән һәм Ирина Романованың шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев