Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ТАССРНЫҢ 100 ЕЛЛЫГЫНА

Бердәмлек кенә уңышка илтә

Татарстан тарихына күз салганда, аның нинди олы юл үткәненә хәйран калырлык. Газета битләрендә без аның килеп чыгышын, ничек күтәрелүен, эшчәнлеге белән тирән эз калдырган кайбер күренекле шәхесләрен искә алып килдек. Ил тарихыннан аерылгысыз тагын бер күренеш – профсоюз хәрәкәте.

Профсоюзларның максаты: төрле өлкәләрдә эшләүче хезмәт халкының мәнфәгатьләрен яклау. Үткән гасырның туксанынчы елларында килеп чыккан икътисадый үзгәрешләр эзсез калмады, кризис дигәннәре озакка сузылды. Җитештерү өлкәләренең кайберләре бөтенләй бетү алдына җитте, дәүләт предприятиеләре аерым кешеләр кулына күчте, эшсезлектән интегү башланды, хезмәт хакы соң чиккәчә түбәнәйде. Шундый хәлләрдән чыгу юлын мөмкин кадәр тизрәк хәл итәргә кирәк иде. Профсоюзлар сафы сирәгәйде. Иҗтимагый партнерлык күп кенә кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итте.

Хезмәт кешеләренең иҗтимагый һәм хезмәт хокукларын яклау республика комитеты хезмәт коллективларының килешүе нигезендә тормышка ашырыла.

2004 елда бездә “Татарстан Республикасында социаль партнерлык турында” дип аталган Закон кабул ителде. Татарстан республика профсоюз комитеты ТР Cоциаль яклау министрлыгы белән килешү төзеде, шундый ук төбәк килешүләре Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы, Прокуратура һәм башка оешмалар арасында булдырылды. Әлеге документлар хезмәт коллективлары эчендә иҗтимагый-хезмәт мөнәсәбәтләрен бер калыпка салырга булыша. Куркынычсыз хезмәт шартларын тудыру, хезмәт ияләренең һәм аларның гаиләләренең сәламәтлеген кайгырту да әлеге килешүләрдә чагылыш табарга тиешле.

Татарстан Конституциясе, “Һөнәри союзлар турында”, “Халыкның мәшгульлеге турында” һәм башка шундый законнар профсоюзлар эшенә бераз җан кертерлек нигез бирә.

Быел май аенда Алабуганың 9нчы мәктәбендә узган мәгариф хезмәткәрләре профсоюзының төбәк хисап-сайлау конференциясендә Профсоюзларның республика комитеты рәисе Юрий Прохоров, шәһәр Мәгариф идарәсе башлыгы Ривал Зарипов катнашкан иде. Анда үзләренең башлангыч профсоюз оешмалары турында 8нче мәктәп, “Салават күпере” балалар бакчасы, Поспелово урта мәктәбе делегатлары сөйләде.

Профсоюз – эшче-хезмәткәрләрнең иҗтимагый-икътисадый хокукларын яклый торган бердәнбер оешма, ул социаль гарантияләрнең үтәлүенә ирешә, коллективтагы мохитне яхшырта. Үз хокукларың өчен ялгыз гына көрәшү мөмкин түгел бит. Мәсәлән, Поспелово урта мәктәбенең башлангыч профсоюз оешмасында барын бергә хәл итәләр. Бу оешмада соңгы егерме елда торучылар саны йөз процентка җиткән. Коллективта 11 процент хезмәткәрләр – яшь белгечләр. Әйтүләренә караганда, бүген мәктәптә эшләүчеләрнең барысы да социаль ташламалардан файдалана. Әлеге ташламалар хезмәт коллективы килешүе нигезендә бирелә. Мәсәлән, хезмәткәрләр түләүле өстәмә отпусктан файдалана. Профсоюзлар үз эшенә намуслы караучыларга тиешле бәя дә бирә. Мисалга, бер кеше төбәк профсоюзыннан, ике кеше Республика профсоюз комитетыннан грамота белән бүләкләнгән. Ел саен коллективтан ике хезмәткәрне Татарстанның сәламәтлекне ныгыту учреждениеләренә санатор-курорт дәвалавына җибәреп торалар.

Профком сәламәт яшәү рәвешен тарата. Гадәттәге чаралардан тыш, Хлыстоводагы физкультура-сәламәтләндерү комплексына йөриләр, күнегүләр залында шөгыльләнәләр, бассейнда йөзәләр. Эшләмәүче пенсионерлар һәм педагогик хезмәт ветераннары да игътибарсыз калмый, мәктәп бәйрәмнәренә чакырыла, аларга юбилей көннәре уңаеннан рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшыралар. Мәктәп укытучылары һәр ел “Ел укытучысы” һәм “Ел сыйныф җитәкчесе” муниципаль конкурсларда катнашып кына калмый, җиңү яулый һәм призлы урыннар ала. Мәсәлән Фирдәүсә Богданова, Фәридә Гатауллина, Дмитрий Жарков, Айнур Колпаков шундыйлардан.

 

Тарихтан

Билгеле булганча, прфсоюзлар XVIII гасырның икенче яртысында Англиядә барлыкка килгән. Алар үз мәнфәгатьләрен кайгыртып, алдынгы эшчеләр тарафыннан оештырылган һәм эш шартларын яхшырту, хезмәт хакын арттыруга ирешү бурычын бурычын куйган.

XIX гасыр ахырында җитештерү өлкәләрендә һөнәри берлекләр барлыкка килеп, профсоюз үзәкләре оеша башлый. XXгасыр башларында профсоюзларның халыкара федерацияләре булган.

Россиядә беренче һөнәри оешмалар, беренче рус революциясе белән бәйле рәвештә, 1905 елда формалашкан. Алар күтәреп чыккан таләпләр арасында иң әһәмиятлесе – хезмәт хакын арттыру һәм эш вакытын кыскарту. Дәүләт андый берлекләрне һәрвакыт тикшерүдә тотарга тырышкан.

1917 елгы Октябрь революциясеннән соң, дөньядагы профсоюз хәрәкәтендә сәяси партияләр мөнәсәбәте буенча фикер аермалыклары көчәя һәм ул Бөек Ватан сугышыннан соң да дәвам итә. Туксанынчы еллар башында дөньядагы барлык ялланып эшләүче хезмәт халкының 40-45 процент тирәсе профсоюз оешмаларында торган. Үсеше буенча алга киткән Европа һәм Америка илләрендә аларның саны 10-20 процент исәпләнгән. Профсоюзларның мондый халәтен фәнни-техника революциясе белән бәйләп аңлаталар. Күп кенә җирләрдә профсоюз оешмаларының эшчәнлек өлкәсен киңәйтергә тырыша башлыйлар. Эш урыннарындагы мәнфәгатьләреннән эшчеләрне җитештерү мәсьәләләренә тартырга, ял вакытын оештыру сораулары белән күбрәк шөгыльләнергә, мәгарифкә һәм шулай ук әйләнә-тирә мохиттә килеп туган проблемаларга игътибарын юнәлтүгә этәрәләр. Кешелек алдында торган гаять зур мәсьәләләрне чишү өчен көрәшүче демократик хәрәкәткә профсоюзлар да кушыла.

 

Бүген

Һөнәри берлекләр һәрвакытта да төрле милләт вәкилләрен берләштергән оешма булды һәм ул шулай булып кала бирә. Алар бер җитештерү өлкәсендә эшләп, кешеләрне аларның нинди тәнле һәм нинди телле, динле булуына карамыйча берләштерә.

Җәмгыятьтә төрле катлаулар арасында аерма торган саен ныграк үсә бара, шуңа күрә халыкара капиталның берләшүенә профсоюзлар эшчеләрнең үзара берләшүен каршы куярга тели. Дөньяда халыкара икътисадый көндәшлек кискен көчәйгән вакытта, үз илеңдәге җитештерүне якларга әзер торучы хезмәт халкы дөнья финансларына ия булучылар көчләп таккан тормыш рәвешеннән риза түгел. Илдә профсоюзлар хәрәкәте бар икән, ул бердәм булганда гына, уңышка ирешеп булачак.

Хәзерге көндә дөньяда дүрт көнлек эш атнасы булдырырга тырышалар. Бу уңайдан Россиянең бәйсез профсоюзлар федерациясе (ФНПР) илнең Хезмәт министрлыгына тәкъдимнәр җибәргән.

Европада атнасына 27 сәгатьтән 40 сәгатькә кадәр эшләп, иҗтимагый-икътисадый яктан алда барган илләрдә югары җитештерүчәнлекле хезмәт белән мактаналар. Җитештерү эшләрендә роботлар катнаша башлаганнан бирле, эш сәгате кыскару фикере алга сөрелә. Дөрес, бездә заманча ысуллар ул кадәрле үк үскән дип әйтеп булмый, шуңа күрә предприятиеләр эшчеләрнең хезмәт хакын кыскарту куркынычы килеп чыкканда, финанс кыенлыклары кичергәндә генә кыска эш атнасына күчәргә мәҗбүр.

Россиянең бәйсез профсоюзлар федерациясе Аппаратының җәмәгатьчелек белән бәйләнешләр департаменты мәгълүматына караганда, алар атнадагы эш сәгатьләрен кыскарту яклы, тик шул ук вакытта хезмәт хакы элеккечә саклансын иде дип тели.
Хезмәт министрлыгы басмасыннан күренгәнчә, 2019 елның икенче кварталы өчен эшкә сәләтле халыкның яшәү минимумы 12 130 сум тәшкил иткән. Кануннарга бәйле рәвештә, 2020 елда эш хакы ким дигәндә шушы күрсәткеч белән тигезләшергә тиеш.

Бәйсез профсоюзлар хезмәт хакының бу дәрәҗәдән дә артыграк булуына ирешергә кирәк дип саный, чөнки эш кешесенә ял итү өчен дә акча кирәк бит.

Мин үзем профсоюзга студент чагында, 1979 елда кергән идем. Алабуга эрләү-туку фабрикасына караган балалар бакчасында эшләгән чорда, миңа профсоюзлар барлыгын яңадан искә төшерделәр. Хәзер иске хатлар арасыннан килеп чыккан элекке кенәгәмә карыйм да, шимбә өмәләре, санитар чәршәмбеләр, премияләр хәтергә килә. Эшче-хезмәткәрләрнең эш шартлары, хезмәт хакы, нәтиҗәле эш өчен бүләкләү турында кайгырту ул, иң беренче чиратта, җитәкчедән тора. Бүгенге заман кешесе профсоюз оешмасына ни өчен керә? Үзен якларга дипме, ташламалар алу өченме, өстән әйтелгәнгәме? Һөнәри берлекләр эшчеләрнең үз башлангычы белән оешканда, алар эшче мәнфәгатен күбрәк яклыйдыр да, эш бирүче тәкъдиме буенча барлыкка килгән профсоюз оешмаларыннан нәрсә көтәргә?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев