Вакыйгаларга – башка күзлектән
Чит шәһәр кунакларының күбесе тануынча, Алабуга турында сүз башлаганда, иң беренче чиратта, Алабуга шәһәрлеге, Покров чиркәве, Милиция мәктәбе (хәзер Алабуга суворов хәрби училищесы), һәм, әлбәттә инде, педагогия институты (бүген ул – КФУның Алабуга институты) күңелгә килә.
Алабуга институтының тарихы шушы як тарихы белән аерылгысыз. Аны шәһәребезнең бер билгесе дип тә әйтергә була. Язмабызның герое махсус тәкъдим итүгә мохтаҗ кеше түгел. Тарих белән кызыксынып торучылар аны ишетеп белә яисә үзе белән шәхси таныш, чөнки бу белгеч – шәһәребезнең танылган археологы, филология һәм тарих факультеты мөгаллиме, доцент һәм тарих фәннәре кандидаты Альберт Зөфәр улы Нигамаев. Бүген без аның белән бергә төбәгебездәге борынгы югары уку йортларының берсенең тарих битләрен барлыйбыз.
Епархиаль хатын-кызлар училищесы
Бөтендөнья челтәрендә безнең бинаның революциягә кадәрге фотосын табарга була, аны нишләптер XIX йөзнең 90нчы еллары дип куялар. Моңа елмаеп кына куясың. Алабуга институты белән бәйле булганнарның барысы да әлеге корылманың 1903 елда салынганын белә, ягъни ул берничек тә узган гасырның 90нчы елларында фотога төшерелгән була алмый, дип башлады сүзен Альберт Нигамаев.
− Миңа, Татарстан тарихын укытучы буларак, Алабуга ягының ТАССРга керү вакыты аеруча кызыксынырлык. Гамәлдә, бу яңа Татар Республикасы оеша башлауның гаять катлаулы вакыйгалар чоры. Мөһимлегенә карамастан, бу ара нигәдер безнең вуз тарихында өстән-өстән генә яктыртылган. Тарихыбызны без 1898 елда ачылган Епархиаль училище белән бәйлибез. Алабуганың мактаулы гражданкасы Глафира Федоровна Стахеева, вафат булган ире истәлегенә, шәһәрдә хатын-кызлар өчен Епархиаль училище булдырырга карар кыла. Альберт Нигамаев сүзләренә караганда, бик күпләр белми дә, баштарак Глафира Стахеева иренең ватанында рухи семинария ачуларын сорый, моңа Изге Синод кискен каршы килгән. Епархиаль училище ачарга рөхсәт биргәннәр.
− Ни өчен мин моңа игътибарны җәлеп иттерәм? Эш шунда, рухи семинария – ул, чынлыкта, рухи академиядән бер баскычка гына түбән тора. Олы бер уку округының үзәге һәм инкыйлабка кадәрге Россиядә христианнар миссионерлыгының тарихи үзәкләреннән берсе булган Казанда рухи академия уңышлы эшләп килгән. Күп кенә православие руханилары, миссионерлар һәм укытучылар нәкъ менә шул уку йортында белем алган. Губерна һәм өлкә үзәкләренә исә, кагыйдә буларак, рухи семинарияләр урнашкан. Статус буенча мөмкинлек юкка, без әһәмиятле рангы булмаган хатын-кызлар епархия училищесыннан башладык та инде.
Алабуга татар укытучылар семинариясе
Хатын-кызларның епархиаль училищесы үзенең эшчәнлеген 1918 елның язында туктаткан, дип сөйләвен дәвам итте Альберт Нигамаев. Бу олы бинаны ничек тә файдаланырга кирәк була. Һәм менә өяз дәрәҗәсендә анда Алабуга татар укытучылар гимназиясе ачарга ниятлиләр.
− Карар җәй башында кабул ителгән. Алабуга ул вакытта әле Вятка губернасына караган. Кама буендагы хәл бик киеренке була. Өяз күләмендә карар булса да, губерна үзәгеннән оештыруга ярдәм булмый. Һәм әлеге буталчыклык дәвам иткән арада, шәһәр Халык армиясе частьләре (КомУЧ хөкүмәтенең хәрби берләшмәләре һәм чех-словак бүлекчәләре) белән мәшгуль була. Сентябрь ахырына гына 2нче армия частьләре Алабуга һәм аның тирәсен тулысынча “чистартуга” ирешә, һәм октябрь беткәндә татар укытучылары семинариясендә уку башлана. Асылда бу семинарияләр – “укытучылар” әзерләү өчен кыска вакытлы курслар була. Эш шунда, үсешенең бу этабында большевиклар җитәкчелеге мәгарифне тагын да ныграк дөньявилаштыруга юнәлеш ала. 1918 елның 23 гыйнварында РСФСР Халык Комиссарлары Советының “Чиркәүнең дәүләттән һәм мәктәпнең чиркәүдән аерылуы турында” Декреты кабул ителә. Мәгарифнең барлык өлкәсе дөньяви дип игълан ителә, һәм аның дини эчтәлеген “этеп чыгару” кайтгысызга әйләнә. Ләкин русларда “гражданнар” мәгарифе XVIII гасырдан ук гамәлдә булса, анда барлык христиан халыкларының балалары укый алган, ә татар һәм башка мөселман халыкларында мәктәп-мәдрәсә системасы тулы хакимлекне саклый. Аз сандагы рус-татар мәктәпләре аларга көндәш була алмаган. Әмма яңа рәвештәге укытучыларга мохтаҗлык килеп чыга, һәм аларны тиз арада әзерләргә кирәк була, укытучылар семинариясеннән башлыйлар.
Укытучылар курслары
Алабуга укытучылар семинариясе озак яшәми, ярты ел чамасы, чөнки 1919 елның март ахырыннан шәһәр хәрби тәртиптә була, ә 2 майдан аны генерал Гайда җитәкчелегендәге Колчак гаскәрләре басып ала. Әйтергә кирәк, шәһәрдә аклар оештырган террор вакытында, хәрби әсирләр һәм совет хезмәткәрләре белән беррәттән, унбишләп укытучыны да атып үтергәннәр. Егерме җиде көннән соң, шәһәр азат ителгән. Семинария урынында, Мәгариф эшләре буенча Халык комиссариаты карары белән, кыска вакытлы (өч еллык) өяз педагогия курслары ачыла, анда татар, рус, мари һәм удмурт төркемнәре эшли. Биредә берьюлы 150-200 тыңлаучы төп укытучы белемен ала. Бераз үзгәрешләр белән, әлеге курслар 1923 елга кадәр эшләгән дияргә мөмкин. Шунысы игътибарга лаек, ТАССР барлыкка килгәндә, Алабуга тирәсе аның составына кермәгән, Вятка губернасына кергән килеш кала. 1921 елда гына элекке Алабуга һәм Сарапул өязләренең көньяк өлешендәге урыннар (хәзерге Алабуга, Менделеевск һәм Әгерҗе районнары) кантоннар белән ТАССРга тапшырыла. Нәкъ шул вакытта элекке епархиаль бинасын Яр Чаллы авылындагы кантон үзәгенә күчерергә карар кылынган. Әмма аны, кирпечләп сүтеп, Чулман аркылы күчерү файдасыз гына түгел, мөмкин дә булмый. Бинаны тынычлыкта калдырырга булалар.
Алабуга районы татар укытучылары техникумы
1923 елда биредә, республика педкурс җитәкчеләре карары буенча Алабуга районы татар укытучылар техникумы булдырыла. Өстәвенә, Татар һәм Удмурт автономияләренең анык районнарыннан кадрлар әзерләүгә өстенлек бирелә. Күбесе белә, 1925 елда Алабугага гаять күп санда урам балалары китерелә (Россиядә үтергеч корылык булган чакта, 1921 елда балалар сукбайлыгы аеруча зур кыенлык тудыра. Моңа кадәр күрелмәгән ачлык илнең 40 миллион халкы булган 37 губернасын колачлый. – Авт. иск.), һәм башта аларны нәкъ менә татар педагогия техникумы бинасына урнаштыралар. Монда чын азгынлык хөкем сөргән, дип билгеләп үтә Альберт Зөфәр улы.
− 1926 елның февралендә бирегә килгән комиссия, күргәннәренә шаккаткан. Бу мәгариф йортында шундый тәртипсезлек була, андыйны хәзер күз алдына китерү дә катлаулы. Сүгенү, акыру, иртәдән төнгәчә чинау, җиһаз һәм кирәк-яракны җимерү, уку бүлмәләрендә учак ягу, пычакка-пычак килү – бу әле сукбайлар “сәнгате”нең бер өлеше генә. Аларны акылга китерү өчен еш кына хокук тәртибен саклаучы көчләргә мөрәҗәгать итәргә туры килгән, алар “Яңа дөнья”да шактый өлкәннәрчә кисәтү эшләре алып барган. Шунысы игътибарга лаек, Алабуга турында Таҗи Гыйззәт 1927 елда бик кызыклы белешмәләр калдырган, ләкин аның хатирәләрендә мондый мизгелләр турында искә алу юк. Ул бу турыда дәшми калган, югыйсә укытучылар техникумында еш булган, драма түгәрәге белән эшләгән, спектакльләр куйган. Җимереклек турында сүз дә юк. Техникум буларак безнең уку йорты 13 ел эшли.
Укытучылар институты
1936-1937 уку елында техникум педагогия училищесы итеп үзгәртелә. 1939 елда уку йорты өч еллык укытулы Алабуга укытучылар институты статусын ала. Монда җидееллык мәктәпләр өчен укытучылар хәзерли башлаганнар. Гомумән, безнең уку йорты мисалында сугыш чорында республикадагы мәгариф системасы үзгәрүен күзәтергә була. 1918-1922 елларда татар-башкорт халкы өчен яңа төрдәге мәктәпләр булдыру, ягъни совет татар мәктәбе системасын оештыру бурычы тора. Еш кына моның өчен яңа уку йортлары ачмаганнар, ә “яңа имла”га нигезләнгән иске мәктәп-мәдрәсәләрне үзгәртеп куйганнар. Бу заманда Алабугада татар укытучылар семинариясе, аннан соң милли кадрлар хәзерләү курслары эшли. Егерменче елларның беренче яртысында ук милли интеллигенция тирәсендә латин язуына күчү турында күп ишетелә башлый. 1928 елдан татар язуын латин хәрефле “яңалиф”кә алыштыралар, һәм I категорияле мәктәпләр өчен укытучылар җитми. Бездә татар укытучылар техникумы эшли. Ниһаять, 1939 елда татар алфавиты кириллицага күчерелә. Алабугада мөгаллимнәрне укытучылар институты хәзерли башлый. Бик кызыклы туры килгән, дип билгеләп үтә Альберт Нигамаев.
Сугыш еллары
1941-1945 елларда, элекке Епархиаль училище урынында, эвакуацияләнгән Ленинград һәм Воронеж дәүләт университетлары урнашкан. Бу уку йортларының профессор-мөгаллимнәре бер үк вакытта Алабуга укытучылар институтында да эшләгән. Мондый хезмәттәшлек, әйтергә кирәк, Алабуга өчен нәтиҗәле була – сугыштан соң аларның күпчелеге безнең шәһәрдә кала, китапханә фонды да тулылана.
АДПИдан КФУның Алабуга институтына кадәр
1952 елның 19 августында укытучылар институты нигезендә Алабуга дәүләт педагогия институты барлыкка килә. 2003 елда, академия баскычын узып, институт университет статусын ала. 2011 елның 2 февраленнән ул Казан (Идел буе) федераль университетына кушыла. Хәзер КФУның Алабуга институты педагогик традицияләрне дәвам итә, тәбәктәге алдынгы фәнни һәм мәгариф үзәкләренең берсе булып тора.
P. S. Безнең уку йортының тарихын сөйләгәндә, еш кына: “Менә уку йорты укытучылар семинариясе булган” яисә “Менә техникум булган”, диләр...
Ә нилектән? Нигә? Бу үзгәрешләр нәрсә белән бәйле? Аларның күбесе урыннарда, әһәмиятле бурычлардан чыгып үткәрелгән. Сүзен йомгаклап, Альберт Нигамаев бу хакта аз сөйләүләрен белдерде. Уку йортының статусы үзгәрүләренә карап кына да, танылган тарихчы-археолог карашынча, Татарстан тарихын тулаем өйрәнергә була.
Фото КФУның Алабуга институты архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев