Алабуга нуры

4нче микрорайонда яңа мәктәп

Узган атна ахырында социаль челтәрләрдә күңелле яңалык – 4нче микрорайонда булачак яңа мәктәп территориясендә төзүчеләр һәм махсус техника барлыкка килде. Ә бу Алабугада яңа мәктәп төзү мәсьәләсе хәл ителгән дип санарга мөмкин дигән сүз. Аны төзү күпме вакытны алыр, анда кем укыр? Без тулырак аңлатма бирүне сорап, Алабуга мәгариф идарәсе башлыгы Ривал Зариповка мөрәҗәгать иттек.

– Ривал Исмәгыйл улы, отпускта булуыгызга карамастан, яңа мәктәп төзелеше турында тулырак мәгълүмат бирергә ризалашуыгыз өчен, беренче чиратта, Сезгә рәхмәт белдерәбез. Алабугада яңа мәктәп төзелешенә старт бирелгән дип санарга мөмкинме?

Алабугада 4нче микрорайонда яңа мәктәп төзелешенә хәзерлек эшләре башланды. Мин нәкъ менә шундый фикердә торам. Бу нәрсә дигәнне аңлата? Димәк, хәзер шул урынга илтә торган юлны әзерлиләр, тамгалар куялар һәм электр кертә башлыйлар. Шулай ук төзүчеләр үзләре өчен вагоннар урнаштыра башладылар, чөнки аларга каядыр ял итәргә һәм ашарга кирәк булачак. Шуңа күрә “төзелешкә хәзерләнү эшләре башланды” дип әйтү дөресрәк булачак.

– Шәһәр халкы бу хакта күп еллар хыялланды. Бу ничек мөмкин булды?

Әлбәттә, район башлыгы Геннадий Емельянов тырышлыгы белән. Безнең районның полилингваль мәктәпләр төзү буенча республика программасына керүенә нәкъ менә ул ирешә алды. Бу, һичшиксез, җиңел булмады.

– Газета укучыларыбызга яңа мәктәп турында тулырак сөйләгез әле, зинһар.

Билгеләп үткәнчә, яңа мәктәп полилингваль булачак. Димәк, анда укыту өч телдә – рус, татар һәм инглиз телләрендә алып барылачак. Яңа мәктәп өч катлы булыр дип көтелә, ул 1224 урынга исәпләнгән. Мәктәп 39нчы катнаш төрдәге “Киләчәк” балалар бакчасы янында урнашачак.

– Анда 4нче микрорайонда яшәгәннәр генә белем алачакмы?

Юк, әлбәттә. Әгәр бала яңа мәктәп таләпләрен ерып чыга ала икән, ул да анда, әйтик, шәһәрнең аскы өлешендә яшәсә дә, укый алачак. Әмма беренче чиратта бу төзелеш 10нчы мәктәпне бушатырга тиеш.

– Бүгенге көндә 10нчы мәктәпне бушату мәсьәләсе ни дәрәҗәдә кискен тора?

10нчы мәктәпнең укучылар агылышыннан “тыны кысыла” дип әйтер идем. Менә хәзер мин сезгә саннар китерәм. 10нчы мәктәпнең проект егәрлеге – 1100 укучы, ә анда бүгенге көндә 2136 бала белем ала, ягъни нормадан ике тапкыр диярлек күбрәк.

– Яңа полилингваль комплекс төзелеше республика бюджетына күпмегә төшәчәк?

1 миллиард 900 миллион сумга. Яңа мәктәп проекты үзе 1 миллиард 200 миллион сумга бәяләнә. Калган сумма полилингваль мәктәп стандартларына туры килү өчен, кирәкле җиһазларга тотылачак. Финанслау башланды инде. Бүгенге көндә республикадан 286 миллион сум акча керде. Бу акчага без быел ук коймалар һәм киртәләр урнаштыруны тәмамларга, фундамент салырга һәм тимер-бетон каркас төзергә ниятлибез.

– Яңа мәктәп үзенең беренче укучыларын кайчан кабул итәр дип уйлыйсыз?

2021 елның 1 сентябрендә яңа мәктәп беренче укучылары өчен үз ишекләрен ачачак.

– Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: