Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ТӨП ТЕМА

Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев: «Халкыбызның бу җиңүен без беркайчан да онытмабыз!»

Район башлыгы алабугалыларны Җиңү көне белән котлады

Кадерле ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, хөрмәтле алабугалылар!
Сезне Бөек Җиңү көне белән чын йөрәктән котлыйм!

Бу көнне без илебез бәйсезлеге өчен көрәшүчеләргә ихлас рәхмәтебезне белдерәбез һәм һәлак булганнар турында тирән кайгы кичерәбез. Сугыш кырларында көрәшкән, яралыларны коткарган һәм дәвалаган, икмәк үстергән, фронт һәм тылны ашамлыклар белән тәэмин иткән барысына да ихтирамыбыз зур. Күп буыннар өчен батырлык, фидакарьлек, ныклык һәм рухи көч үрнәге булып торган халкыбызның бу җиңүен без беркайчан да онытмабыз.

Күгебез һәрчак аяз, һәр өйдә — бәхет һәм иминлек булсын! Бәйрәм белән! Җиңү көне белән!

Хөрмәт белән Рөстәм Нуриев,Алабуга муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев