Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ТӨП ТЕМА

Балалар бакчаларында ремонт кайчан бетәр соң?

Балалар бакчалары темасын дәвам итеп, ата-аналар өчен әһәмиятле тагын бер мәсьәләгә тукталасы килә. Бакча биналарын төзекләндерү быел озакка сузылды.

Балалар бакчаларын тулысынча төзекләндерүдәге тоткарлыклар нәрсә белән бәйле? Әлеге сорау белән без Мәгариф идарәсе башлыгы Ривал Зариповка мөрәҗәгать иттек. Ул җавапны ерактан башлады. Ривал Исмәгыйль улы сүзләренә караганда, мәктәпкәчә оешмаларның биналарын төзекләндерү республика программасыныкы. Ул өч елга төзелә, ягъни хәзердән үк 1920-21 елларда кайсылары ремонтланачагы билгеле. Исемлеккә керә торганнары, беренче чиратта, бакча бинасының “яшенә” һәм, әлбәттә, аның торышына карап билгеләнә. Ривал Зарипов әйтүенчә, 50-60-70 елларда төзелгән бакчаларның хәле барыннан да мөшкелрәк.

– Бу мәсьәләдә без адреслы эшлибез, теге яки бу бакчаны яратабыз һәм шуңа аны капремонтка керттек дип түгел, биналарының торышына карыйбыз. Тагын шундый нәрсә бар: нигә, мәсәлән, 6нчы “Башак” бакчасын ремонтлап торырга, ул да, әлбәттә, борынгы, тик, Алла теләсә, 21нче елда анда яңа бакча салсак?

Быелгысына килгәндә, Ривал Зарипов аңлатуынча, 2019 ел программасына 14нче “Йолдызчык”, 5нче “Кәрләкәй”, 17нче “Ромашка” һәм 28нче “Урман әкияте” бакчалары кергән. – Шулай да, һәр муниципаль районга билгеле бер акча лимиты бар, – дип дәвам итте Ривал Зарипов.

Безнең районга быел 71 миллион 12 мең 190 сум акча бүлеп бирелгән.

Менә шуны бакчалар арасында бүлдек. Мөмкинлегем булса, мин тагын да күбрәк балалар бакчасын кертер идем, мөмкинлек юк. Алынган акчалар балалар бакчаларының экспертизасы нәтиҗәләренә карап бүленде. Без аны дүрт өлешкә бүлмәдек. Мисалга, “Йолдызчык”ның – 22 миллионнан бераз артыграк, “Урман әкияте”нең – 14 миллион сум, “Ромашка”да – 17 миллион 773 мең, “Кәрләкәй”неке – 14 миллион 577 мең сум. (Бу иң кечкенә, дүрт төркемле бакча).

Мәгариф бүлеге башлыгы әйтүенчә, капиталь ремонт эшләре 1 июньнән башланган. Аңа кадәр барлык балалар бакчалары (28нчедән башка) эш урыннарын тулысынча бушаткан, балалар вакытлыча башка бакчаларга күчерелгән, булдыра алганнары өйдә утырып торган.

Төзекләндерү эшләренең төре – һәр бакчада үзенеке. Мәсәлән, “Урман әкияте”ндә капремонт кысаларында бөтен санитар җиһазны, канализацияне алыштырганнар, бина кырын керамогранит белән тышлаганнар. Моннан тыш, биредә бассейн ремонтланган. Монысына инде җирле казна акча түккән – 6 миллион сум күчергән. Бу бакчада эш 99 процентка тәмамланган. Ривал Зарипов сүзләре белән әйтсәк, “бу айда ук анда балаларны коендырачакбыз”. Балалар бакчаларының башкаларында хәлләр андый түгел. Ремонтны җәй ахырына бетерергә вәгъдә иткән булсалар да, кем әйтмешли, йөк әле дә шунда. Нәтиҗәдә вакытлыча гына бүтән бакчага йөрүләр һәм өйдә генә утырулар озакка сузылды. Ривал Зарипов моны “подрядчы оешмалар тарафыннан берникадәр тоткарлык” белән аңлатты һәм аның объектив сәбәпләре бар дип белдерде. – Бу бакчалар шактый борынгы, эш чынлыкта, башта ниятләнгәннән күбрәк булып чыкты. Өйдә ремонт ясагандагы кебек – берне уйлыйсың, шул уңайдан эшләргә җыенмаганнары да күренә. Әле берсе, әле икенчесе. Капремонтта, төзүчеләрдән тыш, тәрбиячеләр һәм хәтта кайбер ата-аналар да актив катнашты. Зур рәхмәт аларга. Шушы айда бетерербез дип уйлыйм. Ата-аналар белән сөйләшәбез, алар бу ремонтның беткәнен көтеп кенә тора, – дип сүзен йомгаклады Ривал Зарипов.

Төзелеш департаментында капремонт эшләре тоткарлануының төп бер подрядчы белән бәйле булуын әйттеләр. Без аның белән элемтәгә кердек. Ачыкланганча, алар бүлеп биргән чараларны тулысынча үзләштергән. Бүген эшнең аз өлеше генә калган, мисалга, 5нче бакчада киртә, янгын баскычын ясыйсылары һәм территорияне төзекләндерәселәре бар. Шулай да кайсыбер эш төренә республика биргән чаралар җитмәгән. Бу хәлдән чыгу өчен җирле бюджеттан өстәмә финанслау ачылган. “АМР Башкарма комитеты каршындагы Төзелеш департаменты” муниципаль казна учрежденисендә хәбәр итүләренчә, капремонт эшләрен башка подрядчы төгәлләячәк – хәзер муниципаль контракт буенча. Төзүчеләр эшләрен октябрь ахырында тәмамларга өметләнә.

Әйтергә кирәк, 24нче балалар бакчасындагы моңа кадәр 10 ел эшләми торган бассейнга да ремонт ясалган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев