Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ТӨП ТЕМА

Намуслы эш өчен мактау

Кичә шәһәр киңәшмәсендә район башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина бүләкләр тапшырды.

Гражданлык хәлләрен теркәү системасы эшенә зур өлеш керткән һәм озак еллар намуслы эшләгән өчен, загс бүлеге башлыгы Римма Буланова Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелде.

Бу көнне Алабуга районы Ветераннар Советындагы җәмәгать кабул итү комиссиясе рәисе Виктор Кусакин да мактаулы булды. Аңа, үсеп килүче буынны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләүдә керткән шәхси өлеше һәм Алабуга районында озак еллар дәвамында нәтиҗәле эшләве өчен, “Икърар” дип аталган мактаулы билге тапшырдылар.

Фото һәм мәгълүмат АМР башлыгының матбугат хезмәтеннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев