Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ТӨП ТЕМА

Өчләтә бәхет, яисә Алабуганың танылган игезәкләре бүген ничек яши

Ул 2015 елда, Әниләр көненә берничә көн кала гына әни булу бәхетен татыган. Әйтерсең , бу ниндидер могҗиза... Тик бу бәхетле вакыйганың башы бик катлаулы була.

Үз вакытында алабугалы Екатерина Герасимова турында бик күп язалар һәм сөйлиләр иде. Бу аңлашыла да – шәһәребездә өч игез бала еш туып тормый. Шул вакыттан бирле бүтән 3 игезәк тапкан алабугалылар әлегә юк. Бүген, 4 елга якын вакыт үткәннән соң, без игезәкләрнең ничек яшәп ятуларын белергә булдык.

–Бик матур гына тормыш көтәбез, – дип сөйли бәхетле әни. Бер яшь тә сигез айда балалар бакчасына йөри башлаганнар, тиз ияләшеп киткәннәр. Әлбәттә, бакчага йөри башлагач нәниләр төрле авырулар эләктереп тә алганнар, ансыз булмый инде. Быел сентябрь аеннан башлап, мәктәпкәчә белем бирү учреждениесеннән тыш, игезәк кызлар нәфис гимнастика түгәрәгенә дә йөриләр. Екатерина Герасимова әйтүенчә, дүрт ел бик тиз узып киткән – мәшәкатьле көннәр берсен-берсе алыштыра барган. Беренче вакытларда, әлбәттә, авырга туры килгән, әле дә ярый, әбиләре булышкан. Берара хәтта бала караучы ялларга туры килгән, чөнки Екатеринаның ашау-эчүгә дә вакыты калмый торган булган.

 – Ашату өчен шешәләр, биләү чүпрәкләре, памперслар, ашату, киендерү, урамга чыгу... Беренче ел томанда кебек үтеп китте. Аеруча Арина һәм Дарина белән мәшәкатьләндек, алар бик тынгысыз иде. Ә менә Кира исемле кызыбыз, киресенчә, бик тыныч булды, әйтерсең лә әнисенә хәзер ничек авыр икәнен аңлый иде. Екатерина әйтүенчә, Кира хәзер дә шундый, ул үзенең ыгы-зыгы килүче сеңелләренә караганда тынычрак, төплерәк кебек. Арина белән Даринага килгәндә, алар җитезрәк, әниләренең түземлеген ешрак сыныйлар. Арина мондый эшләрдә лидер, еш кына ызгыш-талашларны ул башлап җибәрә.

 – Тәртип белән хәл начар бездә, берсе уенчык алса, икенчесенә ул шунда ук кирәк була башлый, шуннан талаш китә. Өстәл артында да тынычлык юк бездә, калак белән өстәлгә кага-кага тавышлана башлыйлар. Әни булу – авыр хезмәт, ләкин шуны әйтәсем килә, балаларның бөтенләй булмавы күпкә кыенрак. Буш фатир, буш диварлар өстән басып тора кебек. Өйдә балалар тавышы яңгырап тору, аларның чыңлап көлүләре ишетелү һичшиксез яхшырак.

 Бу сүзләрне әйткәндә Екатеринаның тавышы җитдиләнә. Әйтерсең лә ул үзенең әни булу өчен озак һәм катлаулы юл үтүен исенә төшерә.

 – Тормыш иптәшем белән балаларыбыз озак булмады. Мин инде беркайчан да әни була алмам дип курыккан идем. Ниһаять, балага узуым ачыклангач, мин УЗИга киттем. Табиб мине сабыйларның өчәү булачагын әйтеп шаккатырды. Без шок хәлендә идек. Мин гинекологка килгәндә, ул инде хәбәрдар иде. Ул йөклелекнең ничек төгәлләнәчәген әйтә алмыйм диде – өч игез баланы тиешле вакытка кадәр күтәреп йөртү бик кыен һәм бик сирәк була. Табибларның абайлап кына ясаган фаразларына карамастан, 2015 елның 25 ноябрь аенда, Әниләр көненә берничә көн кала Екатерина Герасимова күп балалы әнигә әйләнә. Бала тудыру яхшы уза, планлаштырылган операция алдыннан Екатерина Яр Чаллыдагы Кама балалар медицина үзәгенә салынган була. Барысы да яхшы төгәлләнгән – һәр яңа туган сабыйның авырлыгы 2 килограммнан артык була, өч игез бала өчен бу бик тә яхшы күрсәткеч. Ир бала турында да хыялланмыйсызмы дигән сорауга Екатерина тискәре җавап бирде.

 – Әгәр өч улым булса, мин, мөгаен, елар идем. Алар бит бик тынгысыз, әни кеше өчен малайларга караганда кыз бала барыбер якынрак. Шуна күрә, мин тормышымның нәкъ менә шундый булуына бик шатмын, – дип йомгаклады Екатерина.

БЕЛЕШМӘ ӨЧЕН

Соңгы 10 елда Алабугада өч игез бала нибары ике тапкыр дөньяга килгән. Бер тапкыр – 2015 елда, бу өч игез Герасимовлар. Моңа кадәр өч игез 2010 елда алабугалылар Надежда һәм Фәнис Фатыйховлар гаиләсендә туа. Сүз уңаеннан, бу да кызлар, аларны 15 ел буе көткәннәр. Шунысы игътибарга лаек, Алинә, Арина һәм Ангелина Фатыйховалар да, безнең язмабыз геройлары кебек үк, ноябрь ахырында, Әниләр көнендә дөньяга килгән, табигать шул рәвешле хатын-кызларга озак еллар дәвамында бәхетле “бонус” бүләк иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев