Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ТӨП ТЕМА

Рөстәм Миңнеханов Алабугада яшәүче 6 яшьлек алабугалының хыялын тормышка ашырды

Бүген, елның иң төп бәйрәме алдыннан, 6 яшьлек Данис Гәрәевның хыялы тормышка ашты – ул янгын сүндерү бүлегендә булды.

Янгын сүндерүчеләр янына барыр алдыннан Данис әнисе һәм энесе белән район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Нуриев белән очрашты. Рөстәм Нуриев алар белән аралашты, бүләкләр һәм швед стенкасы сатып алу өчен сертификат тапшырды.

Аннан соң алар бергә 75нче янгын сүндерү бүлегенә экскурсиягә киттеләр, чын янгын сүндерү шаһиты булдылар.

Экскурсия ахырында Данис һәм аның энесенә янгын сүндерү машинасы, татлы бүләкләр һәм чын янгын каскасы бүләк иттеләр.

Исегезгә төшерәбез, бу акция 2014 елда Татарстанда ирекле инициатива буларак старт алган “Минем белән хыяллан”  Бөтенроссия хәйрия проекты кысаларында оештырылды. Проектны Россия Президенты Владимир Путин хуплады. Быел дәүләт башлыгы Ставропольдән  ун яшьлек Андрейның Кызыл Аланга бару хыялын тормышка ашырды.

Быелгы акция кысаларында 2019 елның 3 декабреннән 2020 елның 29 февраленә кадәр бөтен Россиядән ата-ана каравыннан мәхрүм калган яки керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган балаларның, шулай ук сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән яки тормышына куркыныч янаучы сәламәтлек торышы булган балаларның һәм 60 яшьтән өлкән пенсионерларның 2000 теләкләрен үтәү планлаштырыла.

Алар үз теләкләрен 15 декабрьгә кадәр “ЕлкаЖеланий.рф.” проекты сайтында калдыра алдылар. Хәйриячеләр дәвалау, кирәкле техник җиһазлар, дарулар, транспорт чараларын сатып алуда булышмый. Алар тылсым һәм могҗизага ышаныч бүләк итәләр: булачак бүләкләр арасында – китаплар, яраткан шөгыль өчен товарлар, музыка кораллары, спорт җиһазлары, уенчыклар, кумирлар белән очрашу мөмкинлеге, кызыклы урыннарга бару һ.б.лар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев