Сабыйларга йөрәк җылысы бүләк итүчеләр
27 сентябрьдә барлык тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләр хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Сүз уңаеннан, әлеге бәйрәм 2004 елдан бирле үткәрелә.
Тәрбияче – һөнәр генә түгел, ул беренче чиратта тумыштан бирелгән сәләт. Бала күңелен тоя, аларны ярата, хис-кичерешләрен аңлый белгәннәр генә бу хезмәткә тугры кала, мөгаен. Тәрбияче хезмәте – җаваплы һәм фидакарь хезмәт. Аларга көн саен камилләшергә, балаларга карата сабыр булырга, дөрес тәрбия һәм белем бирергә кирәк. Илебезнең, районыбызның киләчәге алар кулында, һәм нәкъ менә балалар бакчасына йөргән вакыт – аларның холкы, шәхес булып формалашу чоры. Шуңа күрә, балаларның нинди булулары, аларның киләчәге тәрбиячеләргә дә бәйле. Бүгенге мәгариф өлкәсендә һәрдаим яңалыклар туып кына тора, ә тәрбиячеләребез заман белән бергә атлап барырга тырыша. Әлеге һөнәр иясенә җитмеш төрле һөнәр дә аздыр: ул – тәрбияче дә, икенче ана да, шагыйрь дә, рәссам да, биюче дә. Алар һәр эшләрен берләштереп, балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып оештыра. Бу һөнәрнең асылына төшенсәң, балалар бакчасында эшләүче тәрбияченең нинди җаваплы эш башкаруын аңларга мөмкин.
Без әлеге җаваплы һөнәр ияләре белән әңгәмәгә чыктык, алардан үзебезне кызыксындырган сорауларга җавап алдык. Аларның бу һөнәр өчен җан атып торулары күренеп тора. Һәм шунысы мөһим: барысы да тәҗрибәле, үз гомерләрен балалар белән бәйләгән шәхесләр. “Балаларны яраткан кешеләр генә, тәрбияче булып эшли ала” – алар барысы да шундый фикердә.
Гөлнур Таҗми кызы Җиһаншина (27нче балалар бакчасының директор урынбасары, өлкән тәрбияче):
– Гомер буе белем бирү өлкәсендә эшләдем, аның барлык баскычларын да үттем, дияргә була. Гомуми педагогик стажга килгәндә, мин хәтерләмим дә. Бу еллар шулай тиз үтелгән, хәтта сизмәдем, якынча 25 ел дип уйлыйм. 4 дипломым бар. Туксанынчы елларда 2нче мәктәптә татар теле укыттым. Мин ул елларны бүген дә сагынып искә алам, минем өчен зур тәҗрибә булды. Бигрәк тә Зөлфия Мирзанур кызына рәхмәтлемен. Мәгариф идарәсендә тәрбия бүлеге башлыгы, ә аннары 35нче балалар бакчасында психолог булып эшләдем. Ул вакытта үзлектән бик күп укыдым, төрледән-төрле сертификатлар алдым. Укытучы булганда да I категорияле укытучы булып эшләдем, психолог булганда да. Аннары тагын мәгариф идарәсенә кайтырга туры килде. Ә менә бу вазифада әле күптән түгел генә эшли башладым. Лилия Миргасим кызы тәкъдим иткәч, ризалаштым, чөнки бу эш миңа якын. Уйлавымча, тәрбияче бөтен яктан да сәламәт булырга, белемле, эшләү теләге белән янып торырга тиеш. Бары тик шул очракта гына, ул югары нәтиҗәләргә ирешә, сайлаган һөнәренә тугры кала ала.
Әлбәттә, бүген кәгазь эше бик күп, әмма балаларга гына түгел, һәрбер ата-анага да ачкыч табарга кирәк. Нәрсә генә дисәләр дә, сабыйларның әти-әниләре белән дә аңлашырга була. Шуның өчен алда әйтеп үткәнчә, тәрбияче бар яктан да сәламәт, психологияне яхшы белергә тиеш. Психолог булып эшләгән вакытта, тәрбиячеләргә “Психогеометрия” дигән тест үткәрдем. Анда 5 фигура арасыннан, берсен сайлап алырга кирәк иде. Һәм, беләсезме, шунысы кызык: күп тәрбиячеләр түгәрәкне сайлый. Ә бу исә тормышны, тирә-юньне, балаларны яратуны аңлата. Димәк, күбесе үз һөнәрләрен чын-чынлап якын күрә.
Миләүшә Мәхмүт кызы Гаязова (34нче “Салават күпере” балалар бакчасының югары категорияле тәрбиячесе):
– Гомуми педагогик стажым 12 ел. Бу һөнәрне балаларны яратканга күрә сайладым. Төркемдәге һәр балага үз балама караган кебек карыйм. Кайвакыт аларны ачуланырга да туры килә, шул ук вакытта кочаклап та алырга мөмкинмен. Башкаларга бу күренеш сәер тоелса да, мин аларның һәрберсен яратам. Тәрбияче балаларны яратырга, сабыр, түзем, белемле булырга тиеш дип уйлыйм. Шул ук вакытта төрле яшьтәге кешеләр белән аралаша белү дә мөһим. Җәмгыятькә хәзер төрле заманча технологияләр үтеп керде. Һәм безнең бурыч – заман белән бергә атлау, белемнәрне һәрвакыт арттырып торырга, яңалыкка омтылырга кирәк. Киләчәк тормышта үз юлларын тапсыннар, килеп чыккан авырлыкларга бирешмәсеннәр, үз фикерләрен башкалар алдында яклый алсыннар – балаларны шундый итеп тәрбияләргә тырышам. Аларның шәхес булып формалашуында да без – тәрбиячеләр зур роль уйныйбыз. Шуңа күрә, балалар, аларның ата-аналары белән уртак тел табып, бер-береңне аңлап эшли белү мөһим. Әйтик, бала, тәрбияче һәм ата-ана мөнәсәбәтен өчпочмак рәвешендә күрсәтергә була. Шулай булса гына, алар бер-берсенә хөрмәт белән карыйлар, аңлашылмаучанлыклар да килеп чыкмый.
Балалар бакчасында балаларны һәрдаим нәрсә белән булса да мавыктырырга тырышабыз, төрле конкурслар, бәйгеләр оештырабыз. Һәрберсенең нинди дә булса һәвәслеге була: кемдер яхшы җырлый, кемдер матур итеп рәсем ясый һәм башкалар. Шул сәләтне күреп, аны үстерә белергә кирәк.
Резеда Марс кызы Дәүләтшина (29нчы балалар бакчасының татар теле укытучысы, тәрбияче):
– “Алтын балык” балалар бакчасында 1992 елдан бирле татар теле тәрбиячесе булып эшлим. Эш стажым – 34 ел. Мин үземне ике һөнәр буенча әзерләдем. Берсе – хисапчы, икенчесе – тәрбияче. Кайсысы буенча китәргә дип уйланып йөргәндә, немец теле укытучым Флера апа миңа шундый киңәш бирде: “Син кешегә бушка бирсәң, бирәсең бар мөлкәтеңне, синнән бухгалтер чыкмый, сеңлем. Мин сине бары тәрбияче итеп кенә күрәм”, – диде. Нәкъ әлеге сүзләр миңа шушы һөнәр буенча китәргә этәргеч биргәндер.
Әлбәттә, бар кеше дә тәрбияче булып китә алмый, иң беренче – баланың күңелен генә түгел, ә аның йөрәген дә яулый белергә кирәк. Балалар кебек уйлап, аларча сөйләшсәң генә, балалар бакчасында эшләп була. Мин үз эшемне бик яратып эшлим, хәтта башка җиргә китеп урнашу мөмкинлеге булса да. Шушы һөнәремә бүгенгә кадәр тугрылыклы калдым.
Мин үзем бик йомшак холыклы кеше. Балалар бит алар бик сизгер, шуңа күрә мине үз итәләр. Татар телен укытканда, алар белән бербөтен булып бетәбез. Алар юлында кайда гына очрасам да: “Сезгә тагын кайчан киләбез”, дип атлыгып торулары – үзе шатлыклы, кызыклы түгелмени?!
Руфинә Илгиз кызы Шәрифуллина (32нче “Садко” гомумүстерелешле балалар бакчасының тәрбиячесе):
– Институтны тәмамлагач та, икеләнеп йөрдем. Мин тәрбияче булырмын дип, гомумән уйламаган идем. Интернет челтәрендә белдерү күргәч, барып карарга булдым. Аннары бу эшкә тулысынча кереп киттем, һәм менә ике ел инде тәрбияче булып эшлим. Эшем бик ошый, балалар мине барлык борчуларны онытып, аларның эчкерсез дөньясына чумарга ярдәм итә.Тәрбияче, иң беренче чиратта, сабыйларны үз балалары кебек якын итәргә, һәм аларны һәрдаим күрергә теләге булырга тиеш. Тәрбиячедән зур сабырлык сорала, һәм ул әнидән кала, икенче кеше. Күңел халәтеңне күрсәтмичә, балаларны елмаеп каршы алырга, аларга үзеңне бары яхшы яктан гына күрсәтергә кирәк, дип уйлыйм. Өйдә, башка урында булган проблемалар эшкә килергә тиеш түгел. Хезмәтемдә иң авыры – яңа килгән баланы коллективка кертеп җибәрү. Икенче кечкенәләр төркемендә эшлим, һәм айга бер шундый бала килә. Тәрбияче булу – балалар янында бала була белү. Балалар кебек уйларга кирәк, алар янында син зур бала сыман. Син шул балалар белән бергә үсәсең, өйрәнәсең. Минем максат – балалар үзләрен уңайлы хис итсен, балалар бакчасы аларга икенче гаилә булсын өчен, җылы мохит тудыру, балаларның күзләрендә шатлык күрү, казанышларга бергәләп сөенү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев