Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ТӨП ТЕМА

Спас ярминкәсе гөрләячәк

2-4 августта Алабугада янә Бөтенроссия Спас ярминкәсе узачак.

Быел кунаклар, Шишкин буаларына төшмичә үк, ярминкә мохитенә чума алачак − Гассар урамында “Осталар шәһәрчеге” эшләячәк. Бу ярминкәнең яңалыгы булып тора. Биредә 56 оста куллар иҗат итәчәк, мастер-класслар бирәчәк. Алар арасында зәркән сәнгате, келәм ясау, тимерчелек эше, пыяладан төрле әйберләр, чүлмәк ясау осталары бар. Алар янәшәсендә рәссамнар һәм Кыңгырау чыңы фестивалендә катнашучылар – музыкант-инструменталистлар урнашачак.

Узган еллардагы кебек үк, ярминкә үзе “Мәйдан” территориясендә урнашачак. Анда катнашу өчен 650дән артык оста гариза биргән, быел аларны теркәү “Спас ярминкәсе.рф” сайтында узган. Монда дөньяның 3 иленнән, Россиянең 40 төбәгеннән, 9 республика, 29 өлкә һәм 2 чит төбәктән килгән осталар катнашачак. Беларусь, Литва, Башкортстан, Дагыстан, Кырым, Марий Эл, Мордовия, Удмуртия, Киров, Кемерово һәм Ленинград өлкәләреннән осталар көтелә.

Спас ярминкәсенең концерт программасында 56 башкаручы һәм иҗат коллективы – барлыгы 400гә якын кеше чыгыш ясаячак. Алар – Мәскәү, Пермь, Сочи, Екатеринбург, Тверь һәм Волгоград өлкәләре, Суздаль, Ижау, Татарстан шәһәрләре һәм районнары артистлары. Алабуга районы коллективлары да ярминкә сәхнәсендә үз осталыкларын күрсәтәчәк.

Спас ярминкәсе кысаларында кабат Кыңгырау чыңы (“Колокольный звон”) фестивале узачак. Өч көн дәвамында шәһәр халкы һәм кунаклары кыңгырау чыңнары белән хозурланачак. Фестивальгә 130 катнашучы, шул исәптән 75 чаң кагучы, 20 иҗат коллективы, рухи җыр башкаручылар, музыкант-инструменталистлар гариза биргән инде. Фестивальнең географиясе зур − илебезнең 39 шәһәре һәм торак пункты. Чаң кагу фестивалендә 30га якыны анда беренче тапкыр катнашачаклар.

Шулай ук Спас ярминкәсе кысаларында “ВДОХновение” автор җыры фестивале дә узачак. Гадәттәгечә ул “Александр бакчасы” паркында, ә гала-концерт ярминкәнең төп сәхнәсендә узачак. Фестивальнең махсус кунагы Россиянең атказанган артисты, автор-башкаручы Виктор Третьяков булачак.

 

2нче август (сәгать 9.00дан 21.00 кадәр)

“Алабуга шәһәренең Осталар шәһәрчеге” (Гассар урамы):

- Россия Федерациясенең декоратив-гамәли сәнгать, сәнгати һөнәрчелек һәм халык кәсепчелеге буенча 40 әйдәп баручы остадан мастер-класслар;

- музыкант-мультиинструменталистлар, фольклор коллективлары чыгышы.

Шишкин буалары, “Мәйдан” күңел ачу үзәге (элеккеге “Яшьләр” стадионы):

- декоратив-гамәли сәнгать осталары эшләнмәләрен сату;

- Спас соборы янында һәм төп сәхнәдә Кыңгырау чыңы фестивалендә катнашучылар чыгышы;

- профессиональ артистлар һәм фольклор коллективлары чыгышы;

- аттракционнар, ресторан ишегаллары эше, ваклап сату;

- Россиянең нәселле утарлары фестивале.

12.00-12.30 − ХII Бөтенроссия Спас ярминкәсен һәм Кыңгырау чыңы фестивален ачу тантанасы.

 

3нче август (сәгать 9дан 22.00 кадәр)

“Алабуга шәһәренең Осталар шәһәрчеге” (Гассар урамы):

- Россия Федерациясенең декоратив-гамәли сәнгать, сәнгати һөнәрчелек һәм халык кәсепчелеге буенча 40 әйдәп баручы остадан мастер-класслар;

- музыкант-мультиинструменталистлар, фольклор коллективлары чыгышы.

Шишкин буалары, “Мәйдан” күңел ачу үзәге (элеккеге “Яшьләр” стадионы):

- декоратив-гамәли сәнгать осталары эшләнмәләрен сату;

- Спас соборы янында һәм төп сәхнәдә Кыңгырау чыңы фестивалендә катнашучылар чыгышы;

- профессиональ артистлар һәм фольклор коллективлары чыгышы;

- аттракционнар, ресторан ишегаллары эше, ваклап сату;

- Россиянең нәселле утарлары фестивале.

10.00-16.00 –“ВДОХновение” XIX  Бөтенроссия автор җыры фестивале (“Александр бакчасы” паркы).

13.00-15.00 − Спас соборы территориясендә Бөтенроссия кыңгырау чыңы фестивалендә катнашучылар чыгышы.

19.00-21.00 − “ВДОХновение” XIX Бөтенроссия автор җыры фестиваленең гала-концерты.

 

4нче август (сәгать 9.00дан 18.00 кадәр)

 “Алабуга шәһәренең Осталар шәһәрчеге” (Гассар урамы):

- Россия Федерациясенең декоратив-гамәли сәнгать, сәнгати һөнәрчелек һәм халык кәсепчелеге буенча 40 әйдәп баручы остадан мастер-класслар;

- музыкант-мультиинструменталистлар, фольклор коллективлары чыгышы;

Шишкин буалары, “Мәйдан” күңел ачу үзәге:

- декоратив-гамәли сәнгать осталары эшләнмәләрен сату;

- Спас соборы янында һәм ярминкәнең төп сәхнәсендә Кыңгырау чыңы фестивалендә катнашучылар чыгышы;

- профессиональ артистлар һәм фольклор коллективлары чыгышы;

- аттракционнар, ресторан ишегаллары эше, ваклап сату;

- Россиянең нәселле утарлары фестивале.

11.00-13.00 – Бөтенроссия кыңгырау чыңы фестивалендә катнашучыларның зур концерты. Фестивальдә катнашучыларга дипломнар тапшыру.

16.00-17.00 – Гамәлгә куючылар, оештыручылар һәм мактаулы кунаклар катнашында ХII Бөтенроссия Спас ярминкәсен һәм “Алабуга шәһәренең Осталар шәһәрчеге”н ябу тантанасы. Дипломнар тапшыру, катнашучыларны бүләкләү.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев