Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ТӨП ТЕМА

Танай авыл җирлегендә яшәүчеләр тавыш бирә

Танай авыл җирлегендә үтә торган үзара салым буенча референдум барышы белән район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Нуриев та танышты.

– Бу минем өчен Алабуга районында программаны тормышка ашыруның беренче елы. Әмма шуны әйтәсем килә, элеккеге эш урынында без әлеге программадан бик киң файдаландык. Ул үз алдына куйган максатларга, бурычларга тулысынча туры килә. Республиканың күп кенә алдынгы районнары бу программадан актив файдалана һәм 4 ел эшләү дәверендә инде шактый эшләр башкарылган. Мин бу программага ышанам, ул Татарстанга кирәк.

11 сәгатькә булган мәгълүматларга караганда, референдумда Танай авыл җирлегендә яшәүчеләрнең гомуми санының 10 проценттан артыгы катнашкан. Әйтик, Танайканың үзендә сайлау участогына беренче булып ирле-хатынлы Резвяковлар килде. Аларның сүзләренә караганда, бүген алар эшли, әмма бу аларга референдумда катнашырга комачауламый. Чөнки моның нәтиҗәсе җирлектәге иң глобаль проблемаларның ничек тиз хәл ителүенә бәйле булачак.

Исегезгә төшерәбез, бүген, 8 декабрьдә, үзара салым буенча референдумда Татарстанның 14 районы катнаша. Алар арасында Алабуга районы да бар. Авыл җирлеге башлыгы Петр Макаров билгеләп үткәнчә, бүген сайлау участокларына Танай авыл җирлегендә яшәүче 2000нән артык кеше килергә тиеш. Алар Танайка авылында гына түгел, Хлыстово һәм Колосовка авылларында яшәүчеләр дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев