Алабуга юлларында чокыр-чакырларны ямау эшләре дәвам итә
Быел ул 16 мартта ук башланды.
Башта эшчеләр чокырларны салкын асфальт белән каплады.
— Барлыгы салкын асфальт белән 350 мең сумга 110 квадрат метр юл төзекләндерелде. Эшләр Нефтьчеләр, Тынычлык, Төзүчеләр, Мәрҗани урамнарында башкарылды, − дип сөйләде район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Андрей Томилин.
Узган атнада, 7 апрельдә, асфальт-бетон заводы эшли башлады һәм эшчеләр кайнар асфальтка күчтеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев