Алабуга районында газ кертүне төгәлләү программасы белән 379 милекче файдаланган
Районда газ кертүне төгәлләү программасы буенча эш дәвам итә.
Торак йорт иясе газны, үз кишәрлеге чигенә хәтле, бушлай кертә ала.
Бүгенгә безнең районда бу программадан 379 милекче файдаланган, һәм, әйтергә кирәк, аларның койма артында газ торбасы бар. Шушы йорт хуҗаларының 205е, гомуми торбага тоташтырып, газны йортка керткән.
Мәсәлән, Мальцево авылыннан Гөлира Садриева элек кышын электр өчен бер айга 10 мең сум акча түләгән. Программа буенча газны аңа шушы арада гына тоташтырганнар. Гөлира Садриева сөенә — өе җылырак була башлаган, түләргә дә хәзер акча кимрәк кирәк булачак.
Коммуналчылар алабугалыларны әлеге программага активрак керергә, газны кишәрлеккә җиткереп кенә калдырмаска, йортка кертергә чакыра.
Өстәвенә, районда йортны газга тоташтыруга да субсидия бүлеп бирелә.
− Бу программа тормышка ашырыла башлаганнан бирле, район халкы гомуми күләмдә 1 миллион 290 мең сум ярдәм алган. 2022 елда субсидия күләме 80 мең сум тәшкил итте, 2023 елда ул 100 мең сумга җитәр дип көтелә, − ди райбашкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Андрей Томилин.
Газ кертүне төгәлләү (догазификация) программасында катнашу өчен, йорт та, җир кишәрлеге дә кадастр исәбенә куелган, ә йорт урнашкан торак пункты газ магистраленә тоташкан булырга тиеш. Дәүләт хезмәтләре порталында гариза бирергә һәм үз адресыңны тикшерергә мөмкин.
Фото: Максим Бигашев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев