Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

Алабуга районында яңа фельдшер-акушер пункты ачылды

Яңа ФАП Олы Качка авылында төзелде.

ФАПның яңа бинасы Күп функцияле үзәктән ерак түгел генә, үзәк урамда урнашкан. Аны ачу тантанасында авылдашлар гына түгел, район башлыгы Рөстәм Нуриев һәм ТР юстиция министры Рөстәм Заһидуллин да катнашты.

Рөстәм Нуриев билгеләп үткәнчә, авыл үсә, яңа йортлар калка, һәм биредә яшәүчеләр өчен яңа фельдшер-акушер пункты булуы мөһим. Ул монда эшләячәк фельдшерга уңышлар, кешеләрнең авырмавын теләде. 

− Бүген Татарстанда сәламәтлекне саклау системасын заманчалаштыруга зур игътибар бирелә. Яңа хастаханәләр, амбулаторияләр, ФАПлар төзелә, медицина учреждениеләре төзекләндерелә, заманча җиһазлана, транспорт чаралары белән тәэмин ителә. Соңгы ун ел эчендә, республика программалары кысаларында, бөтен Татарстан буенча 606 фельдшер-акушер пунктлары салынды. Бу авыл өчен бик әһәмиятле, халыкка вакытында медицина ярдәме күрсәтергә мөмкинлек бирә, − диде Рөстәм Заһидуллин. 

Яңа фельдшер-акушер пунктында яшь белгеч — фельдшер Евгений Тарасов эшләячәк. Ул күптән түгел генә Алабуга медицина училищесын тәмамлаган һәм зур теләк белән эшкә керешкән. 

− Бик матур, уңайлы бина. Миңа биредә эшләве ошый, пациентларга да рәхәт, − ди фельдшер.

Алабуга үзәк район хастаханәсенең баш табибы Рамил Сәфәров авылда медицина хезмәте күрсәтү өчен биналар төзергә мөмкинлек биргән программа өчен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка, һәр яклап ярдәм күрсәтүче район башлыгы Рөстәм Нуриевка рәхмәт әйтте. Бинаның элеккесенә ремонт кирәк булган, яңасына авыл халкы бик сөенде, хәзер монда якты һәм уңайлы.

− Бүген без мөһим вакыйга — яңа ФАП ачылуның шахитлары булдык. Биредә һәр пациентны аңлап, сәламәтлеген озак елларга ныгытырлар дип өметләнәбез, − диде шушы җирлектә яшәүче Галина Максютина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев