Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

Алабуга районында июнь аенда Колосовка юлы ябылачак

Хәзергә юлның күпердән башлап Колосовка микрорайонына кадәр өлеше яртылаш ябык.

«Алексеевскдорстрой» эшчеләре берничә атнада Колосовка юлының Танай чатыннан чистарту корылмаларына кадәр өлешенә асфальт салган.

Төзекләндерелгән юлның озынлыгы 3 километр 200 метр, бу юлның 6 километрыннан артыгын ремонтларга уйлыйлар.

— Проект белән «Алабуга — Лекарево — Армалы» машина юлының беренче өч километрына капиталь ремонт каралган. Юлның бу өлешендә катлам өч төрле булачак. Башында — асфальт өстеннән асфальт; икенче өлеше күбекләнгән битум катнашында торгызылачак; өченчесе өчен яңа «кием», — дип аңлатты «Алексеевскдорстрой» ААҖнең Алабуга участогы башлыгы Динар Җәббаров.

Хәзер юлның буеннан-буена төзү эшләре бара.

Колосовский микрорайоны белән янәшә тротуар да ясарга ниятлиләр, җәяүлеләр өчен кичү урыннарында ут баганалары куелачак, су агып төшә торган торбалар корылачак һәм башка шундый күләмле эшләр көтә. 

Юлны җәй ахырына төзекләндереп бетерәчәкләр. Эше күп һәм кайбер урыннар мәшәкатьле булганга, шулай озак вакыт билгеләнгән. Үргә менгән төшендә грунт биш метрга кадәр тирәнлектә алына, шул рәвешле, текә җирдә сөзәк юл булачак.

Танайка елгасы аша салынган күпер янындагы юл ремонты да тырышлык таләп итә. Хәзергә юлның күпердән башлап Колосовка микрорайонына кадәр өлеше яртылаш ябык. Июньдә юлны тулысынча — Әйләнеч шоссе урамына кадәр ябачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев