Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

Алабуга районында мәгариф учреждениеләре яңартыла

Балалар каникулларда ял иткәндә, мәктәпләр тырышып яңа уку елына әзерләнә.

Мәсәлән, районның биш мәктәбендә азык-төлек блокларын ремонтлыйлар, эшләр республика программасы буенча бара. Татарстан бу максатлар өчен 23 миллион сумга якын акча җибәргән, бу акчаларга мәктәп ашханәләре өчен яңа җиһазлар сатып алу да керә. Аны төзелеш-монтаж эшләре тәмамланганнан соң июль ахырында куячаклар. Иске Юраш мәктәбендә дә моны түземсезлек белән көтәләр, анда ремонт эшләре ахырына якынлаша.

— Ремонт июньдә башланды. Бу вакыт эчендә безгә электр белән тәэмин итү системасын ремонтладылар, заземление ясадылар, стеналарны тигезләделәр, яңа плитка салдылар һәм иң мөһиме — вентиляцияне көйләделәр, аның белән проблемалар бар иде. Хәзер яңа плитә, шкафлар, киштәләр, савыт-саба юу ванналары китерелүен көтәбез. Әлбәттә, ашханәнең яңаруына без бик шат. Без дә, мәктәп укучыларының әти-әниләре дә җитәкчеләребезгә рәхмәтле. Хәзер безнең укучыларыбыз, ә алар безнең мәктәптә — 52 кеше — белемне тагын да уңайлырак шартларда алачак, − ди мәктәп директоры Фәймә Сәлахетдинова.

Азык-төлек блогын капиталь ремонтлау 4 нче гимназиядә дә дәвам итә, бу эшләргә май башында керештеләр. Ашханәдә идәннәр, стеналар ремонтлана, шулай ук фасад, җылылык изоляциясе яңартылган.

Сүз уңаеннан, яңа ашханә гимназия юбилеена яхшы бүләк булачак, киләсе елда мәктәп үзенең 60 еллыгын билгеләп үтәргә җыена. Моннан тыш, быел Тарловкадагы 11 нче мәктәптә, Морт һәм Олы Шүрнәк мәктәпләрендә туклану урыннары яңартылачак.

Башка мәктәпләрдә дә эшләр дәвам итә. Нефтьчеләр гранты ярдәмендә, 10нчы күп профильле лицейда санитария бүлмәсен яңарталар, 8нче мәктәптә информатика кабинеты төзекләндерелә. 

— Ремонт эшләреннән соң монда тагын да уңайлырак. Тәрәзәләр, ишекләр алыштырылды, яктырту, чыбыклар яңартылды, локаль челтәр үткәрелде. Кабинет тулысынча үзгәрде: хәзер монда яңа заманча җиһазлар, интерактив такта бар, мәктәп информатика курсын нәтиҗәле үзләштерү өчен кабинет яңа заманча компьютерлар белән җиһазландырылды. Ремонт эшләре быел марттан майга кадәр дәвам итте, һәм яңа уку елында ук балалар анда шөгыльләнә башлаячак, − диде мәктәп директоры Миңнечулпан Сафина.

Танайка урта мәктәбендә җирле бюджет хисабына юл һәм койма ремонтланачак. 

Быел Алабуганың 14 мәгариф учреждениесендә (алар арасында мәктәпкәчә булганнары да бар) төрле төзекләндерү эшләре бара. Балалар бакчаларында түбә һәм җилләтү шахталары төзекләндерелә, 26нчы һәм 28нче бакчаларда эш төгәлләнгән инде, башкаларында июль-августта тәмамланачак.

— Бездә түбә яңартылды. 2019 елда өлешчә ремонт үткәрелгән булса да, түшәмнән су үтә иде. Бу эшләр вакытында параллель рәвештә яңгыр суы канаулары ясадылар. Төзүчеләр берничә көн эчендә эшне тәмамлады, бердәм булып, яхшы эшләделәр. Без бик канәгать, — ди 26 нчы балалар бакчасының хуҗалык бүлеге мөдире Галия Миңнегалиева.

Бу эшләр төрле чыганаклардан финанслана. Мәсәлән, берьюлы алты бакчада һәм бер мәктәптә эшләр җирле бюджет хисабына башкарыла — моңа 10,5 миллион сумга якын акча юнәлтелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев