Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

Алабуга шәһәрен төзекләндерү буенча 2020 елга планлаштырылган барлык эшләр дә тулы күләмдә башкарылачак

Район җитәкчелегенең бу елга планнары зурдан.

Шәһәрне төзекләндерү буенча 2020 елга планлаштырылган барлык эшләр дә тулы күләмдә башкарылачак.
Бу хакта Алабуга шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Илфат Исмәгыйлев хәбәр итте.
«Бүгенге көндә, пандемия аркасында күп кенә түләүләр һәм программалар туктатылып торганда, без Татарстан Президенты һәм район җитәкчелегенең зур ярдәме белән уй-ниятләребезне тулы күләмдә башкарып чыгу мөмкинлегенә иябез».
Ә район җитәкчелегенең бу елга планнары зурдан.
Балалар мәйданчыклары
Хәзерге вакытта барлык балалар мәйданчыкларын, конструкцияләрне һәм кече архитектура формаларын инвентаризацияләү бара, дип хәбәр итә Илфат Исмәгыйлев. Максат — куркынычсызлык мәсьәләсендә җитешсезлекләрне ачыклау. Торгызу мөмкин булмаган объектлар сүтелергә тиеш, ә ремонтка яраклылар тәртипкә китереләчәк. Шәһәрдә күп кенә балалар мәйданчыклары «Безнең ишегалды» программасы кысаларында яңартылачак. Алар сыйфатлы һәм куркынычсыз итеп эшләнәчәк.
Чәчәкләр һәм агачлар
Шәһәрне яшелләндерү юнәлешендә быел шулай ук зур эш алып барыла. Бүгенге көндә шәһәр урамнарында өстәмә рәвештә 2,5 меңнән артык нарат үсентесе, моннан тыш, 60 меңгә якын чәчәк утыртылган. Шулай ук «ТР АМР Төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе» МУП хезмәткәрләре 110 гектар мәйданда үләннәрне чапкан. Күп еллар эчендә беренче тапкыр төзекләндерү хезмәткәрләре Яр Чаллы ягыннан Алабугага керү юлында, 4 микрорайонда, шәһәрнең аскы өлешендәге боҗраларны яңартуга керештеләр. Хәзер шәһәрнең иң яшь микрорайонында эш кайный. Эшчеләр иске грунтны алу, чәчәкләр утырту һәм вак таш җәю белән мәшгуль. Шәһәрнең иске өлешендә исә рулонлы газон җәю эше бара.
«Үлән чабуга килгәндә, мин шәхси секторда яшәүчеләргә үз йортлары янында үләнне үзләре чабуларын сорап мөрәҗәгать итәсем килә. Бөтен шәһәрне төзекләндерү идарәсе көче белән генә карап тоту мөмкин түгел».
Юл һәм куркынычсызлык
2020 елда юллар буенча берьюлы өч программа гамәлгә ашырыла: 150 миллион, 50 миллион һәм 25 миллион сумга, ди Илфат Исмәгыйлев.
«Ремонт эшләре план буенча алып барыла. Быел шактый зур күләмдә яңа тротуарлар салына. Мәсәлән, Бакый Урманче урамында, яңа полилингваль мәктәп янәшәсендә. Юл тамгалары эшләнә, 6 миллион сумлык бер светофор объекты да куелачак».
Шулай ук шәһәр башкарма комитеты мәгълүматлары буенча, 2020 елда 20 тукталыш павильоны алмаштырылачак. Илфат Исмәгыйлев билгеләп үткәнчә, район халкы автобуслар килүен ачык һавада көтмәсен өчен, алар авыл җирлекләрендә дә урнаштырылачак.
Тугаров урамында ут баганалары урнаштыру буенча эш алып барыла. Бу максатларга 10 миллион сум акча бүлеп бирелгән.
Чүп контейнерлары
Тиздән яңартылган «Чебурашка» паркында яңа чүп контейнерлары барлыкка киләчәк, дип хәбәр итә әңгәмәдәшебез.
«Яңа чүп контейнерларын урнаштырачакбыз, алар эстетик яктан да матур күренәчәк, яңартылган «Чебурашка» стилен бозмаячак». 
Әңгәмә ахырында Илфат Исмәгыйлев тагын бер кат алабугалыларга эшләнгәннәрнең кадерен белү, саклау үтенече белән мөрәҗәгать итте.
«Кайбер кешеләрнең үз шәһәрләренә ничек караулары гаҗәпләндерә, үзләре артыннан чүпне дә җыя алмыйлар. «Җыештырган җирдә түгел, ә чүпләмәгән җирдә чиста» дигән мәкальне истә тотсагыз иде».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев