Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

Алабуга төзүчеләре нәтиҗә ясый

Районда былтыр 70 мең квадрат метр диярлек торак йорт файдалануга тапшырылды, бу ниятләнгәннән 10 меңгә артык. Үткән елда төзелеш өлкәсе тагын нәрсә белән аерылды?

Торак төзелеше 

Еллык план буенча 60 мең квадрат метр, гамәлдә Алабуга районында 70000 квадрат метр торак мәйданы сафка баскан. Былтыр июньдә гомуми мәйданы 1580 квадрат метр булган 36 фатирлы йорт файдалануга тапшырылган. Үткән елда башланган төзелеш быел да дәвам итәчәк. Болар: Танайка-2 микрорайонындагы 60 фатирлы ике йорт, Сөембикә урамында 2650 гомуми мәйданлы 50 фатирлы йорт, «Адымнар» торак комплексында 208 фатирлы йорт.
4 микрорайон боҗрасыннан ерак түгел «Южный» һәм «Жемчужина» дип аталган яңа микрорайоннар барлыкка киләчәк. Мисалга, «Жемчужина» торак комплексында хосусый җылытыла торган 876 фатирлы 42 торак йорт булачак. Гомуми мәйданы — 53218 кв.м. Шушында ук 260 урынга исәпләнгән балалар бакчасы да төзеләчәк.
«Парк Южный» торак комплексында гомуми мәйданы 38700 кв.м. булган 11 биш катлы йорт булдыру күздә тотыла.
    
Мәгариф 

Муниципалитет тарафыннан мәгариф учреждениесе биналарын тулысынча ремонтларга карар кабул ителде. Былтыр 9нчы мәктәпне төзекләндерү үрнәгендә, 8нче мәктәпне яңарттылар. Анда тәрәзә борыслары алыштырылды, түбәгә ремонт ясалды, керү юлын җылыттылар, бассейн һәм җилләтү системасы төзекләндерелде. Җирле бюджеттан 26,4 миллион сум, республиканыкыннан 27,6 миллион сум акча тотылган. 
«Татнефть» җәмгыяте гранты хисабына шул ук мәктәпләрдә санитария бүлекләрен ремонтладылар. Аларына 60 миллион сумнан артык акча юнәлтелде. 
Районның биш мәктәбендә республика бюджетыннан 27 миллион сумнан артык акча хисабына туклану бүлекләре яңартылды.
Шулай ук 7нче мәктәптә капиталь ремонт тәмамланган, анда күзәтү камералары, хәбәр итү системасы, сак сигналы урнаштырылган, урам як яктыртылган. 

Мәдәният 

2022 елда безнең районда тагын бер мәдәният корылмасы артты. «Мәдәният» илкүләм проект кысаларында, «Йолдызлык» мәдәни үсеш үзәге төзелде, аны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында тантаналы ачтылар. Бүленгән акчаларның гомуми күләме 335 миллион сумнан арткан. Бу үзәктә күп максатка ярашлы, 197 урынлы тамаша залы, кафе, махсуслаштырылган класслар, артистлар бүлмәсе, грим сала торган, душ керә торган урыннар, бию-гимнастика залы, хакимият һәм техник хезмәт бүлмәләре урнашкан. 
«Кама» уку театры бинасы шәһәрнең аскы өлешен бизәп тора, хәзер ул чын сәнгать әсәре дияргә дә була. «Татнефть» җәмгыяте гранты хисабына «Татнефть» (25 миллион сум) һәм республика бюджетыннан кергән 8,5 миллион сум акчага аның түбәсен, фасадын төзекләндерделәр, җылыттылар һәм керү юлын яңарттылар. Шәһәрнең Мәдәният сараенда янгын сигнализациясе урнаштырылган, аңа җирле бюджеттан 3,8 миллион сум акча бүлеп бирелгән.

Сәламәтлекне саклау 
Районда сәламәтлекне саклау учреждениеләрен ремонтлау буенча да зур эш башкарылган. Халыкка беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтү буенча республика программасы кысаларында, Олы Качка авылында модульле фельдшер-акушер пункты корылган, инженер челтәрләре булдырылган, якын-тирә төзекләндерелә. 
Балалар поликлиникасы бинасы да ремонттан соң бөтенләй үзгәрде. Стационарның су үтә торган түбәсен, терапия корпусы һәм АҮРХнә үтеп йөрү юлын да тәртипкә салдылар. Боларны төзекләндерүгә 36 миллион сум акча киткән. Җирле бюджет чараларына Үзәк район хастаханәсенең лабораториясенә дә ремонт ясалган. 

Спорт

Спорт белән шөгыльләнү өчен, һичшиксез, җайлы корылмалар кирәк. Ел саен бу максатка зур чыгымнар китә. 
Былтыр «Чемпион» һәм «Хлыстово» физкультура-сәламәтләндерү объектларында зур ремонт эшләре башкарылды. Хлыстоводагы бассейн түбәсе җимереклек хәлендә иде. Аны ремонтлау өчен, җирле бюджеттан 2,5 миллион сум акча бүлеп бирелгән. 
«Чемпион» бинасын яңартканда, өч финанс чыганагы файдаланылган − җирле бюджет, республика бюджеты һәм «Татнефть» гранты. Биредә түбә, фасад, электр һәм җылылык белән тәэмин итү системалары ремонтланган, эчке як өлешчә төзекләндерелгән, душ бүлмәләре яңартылган. 
2022 елда футбол белән шөгыльләнүче балаларны да кайгырттылар. Тугаров урамында урнашкан «Август» футбол манежында хәзер кышын да күнегүләр ясарга була. Ул «Демография» федераль проектының «Спорт — яшәү нигезе» илкүләм проекты һәм аз чыгымлы спорт корылмаларын үстерү буенча республика программасын тормышка ашыру йөзеннән булдырылды. 
Авылда да яңа спорт корылмасы барлыкка килде. «Татнефть» җәмгыяте гранты буенча Илмәттә универсаль спорт мәйданчыгы төзелде. 

Яшьләр сәясәте 

«Барс» яшьләр үзәге бинасын да ремонтлап бетерделәр һәм августта яңадан тантаналы рәвештә ачтылар. Хәзер яңартылган бинада алты эш бүлмәсе, өч уку кабинеты, күп функцияле зал, психолог бүлмәсе, ана һәм бала бүлмәсе, коворкинг-зона, күргәзмәләр өчен урын, тавыш яздыру һәм фотога төшү студияләре, музыка классы, актлар залы, гримерлар бүлмәсе, буфет, административ урын бар. 

Җәмәгать киңлекләре 
Үткән елда Алабугада халык ял итәрлек урыннар күбәйде.
«Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты кысаларында Георгий паркын төзүнең икенче өлеше үтәлде, аңа Мәрҗани урамындагы сквер да кушылган. Бу урынны яшелләндерделәр, тротуарлар салынды, яңа кече архитектура формалары урнаштырылды, балалар өчен мәйданчык ясалды. 
Шәһәрнең аскы өлешендә дә парк барлыкка килде. Биредә балалар һәм спорт мәйданчыклары, тротуарлар булдырылды, тирә-якны яктырту бөтен күренешне үзгәртте. Биредә эш быел да дәвам итәчәк. 
***
2022 елда шәһәр пляжын да төзи башлаганнар иде. Шаулы һәм Алабуга елга тамаклары чистартылды. Картлар һәм инвалидларның интернат йорты, «Астра» тернәкләндерү үзәге, ветеринар берләшмә лабораториясе, күпфункцияле үзәк бинасы ремонтланды. Бу барлык башкарылган эшләрнең бер өлеше генә. Алар кешеләргә уңайлы яшәргә мөмкин булсын дип үтәлә. Быелга да планнар аз түгел, шуңа да Алабуга яңарып, безне һәм мең еллык шәһәрне күрергә килүче кунакларны шатландыруын дәвам итәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев