Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

Алабугада 10нчы күппрофильле лицейны капиталь ремонтлауга 93 миллион сум бүлеп бирелә

Лицей бинасы 1993 елда төзелгән.

Капиталь ремонт программаларын гамәлгә ашыру барышында Алабуганың 10 нчы күп профильле лицееның фасады тамырдан үзгәртеләчәк. Бинаның түбәсе ремонтланачак, тәрәзә блоклары алыштырылачак һәм коймалар куелачак. Бу максатларга муниципалитет казнасыннан 93 миллион сум юнәлдерелә. Бу хакта җитәкчеләрнең атналык киңәшмәсендә АМР башкарма комитеты җитәкчесенең шәһәр төзелеше буенча урынбасары Ринат Шәйхлисламов хәбәр итте.

Мәктәп бинасы 1993 елда төзелгән һәм файдалануга тапшырылганнан бирле анда ремонт үткәрелмәгән. Уку йорты хезмәткәрләре билгеләп үткәнчә, мәктәп 30 ел эчендә шактый таушалган, ә бинаның яңа фасадының эскизы, заманча минималистик стильдә башкарылган, шәһәр урамнары пейзажына органик рәвештә кушыла. Биредә капиталь ремонт эшләре яңа уку елы башланганчы тәмамланырга тиеш.

Гомумән алганда, Алабуга мәгариф учреждениеләрен яңартуга быел 152 миллион сум акча юнәлдереләчәк, шуның 52 миллионы — республика, 100 миллионы — җирле бюджетлардан бирелә.

Ел дәвамында 2 нче урта мәктәп бинасына капиталь ремонт ясалачак, 3 нче мәктәптә спорт залы ремонтланачак, Иске Куклюк мәктәбендә һәм 1 нче Алабуга гимназиясендә азык-төлек блогы бүлмәсе һәм җиһазлары яңартылачак, Бехтерево авылы балалар бакчасына керү урыны ремонтланачак, Танайка мәктәпкәчә учреждениесе территориясендә верандалар урнаштырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев