Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

Алабугада 2020 елда 19 йортка капиталь ремонт ясалачак

2020 елгы капиталь ремонт программасына кергән йортлар исемлеге артты.

Узган ел акчаларны экономияләү (15,5 миллион сум) һәм “Капиталь ремонт маддәсе буенча тарифны арттыру хисабына планлаштырылган 10 адреска тагын 9 адрес өстәлде. Программаның лимитын 176 миллион сумга кадәр арттыру планлаштырыла. 2020 елга капиталь ремонт кысаларында Тугаров урамындагы мәдәни мирас объектларына караган 11нче йорт төзекләндереләчәк, Тойма урамында 18нче йорт яңартылачак. Быел беренче мәртәбә күп фатирлы йортларның фасадларын җылыту буенча масштаблы эш башлана. Мондый эшләр 7 йортта планлаштырылган – Нефтьчеләр проспекты буенча 21, 23, 25, 27, 29, 31нче йортлар һәм Тугаров урамындагы 24нче йорт.

Әлеге чаралар нәтиҗәсендә йорт тарафыннан җылылык энергиясен куллану һәм, димәк, коммуналь хезмәтләр өчен халык түләве дә кимергә тиеш.

Финанслау чыганаклары шул ук кала − Татарстан Республикасы бюджеты (42,7 миллион сум – 27%), Алабуга районы бюджеты (31,5 миллион сум – 20%) һәм милекчеләр акчасы (85 миллион сум – 53%).

2020 елда капиталь ремонт программасына кергән йортлар исемлеге:

1. Пролетар урамы, 52.

2. Хирург Нечаев урамы, 17.

3. Мәрҗәни урамы, 2.

4. Хирург Нечаев урамы, 10.

5. Интернационал урамы, 8.

6. Пролетар урамы, 10.

7. Тынычлык проспекты, 9.

8. Тугаров урамы, 22.

9. Тынычлык проспекты, 33.

10. Поспелово авылы, Лесная урамы, 3.

11. Нефтьчеләр проспекты, 21.

12. Нефтьчеләр проспекты, 23.

13. Нефтьчеләр проспекты, 25.

14. Нефтьчеләр проспекты, 27.

15. Нефтьчеләр проспекты, 29.

16. Нефтьчеләр проспекты, 31.

17. Тугаров урамы, 24.

18. Тугаров урамы, 11.

19. Тойма урамы, 18.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев