Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

Алабугада Александр бакчасында капка яңартыла

Үзәк капка, паркның бөтен киртәләре кебек үк, коелган булачак.

Шәһәрдәге Александр бакчасының киртәләрен алыштыралар. Үзәк керү юлында эшләр тәмамланып килә инде.

Үзәк капка, паркның бөтен киртәләре кебек үк, коелган булачак. Аңа Александр II вензеле һәм Алабуга шәһәрлеге сурәтләнгән бизәк урнаштырыла.

Проектның авторы Алмаз Хисаметдинов сөйләвенчә, төп керү юлының коеп ясалган өлешләрен булдыруда 12 кеше өч ай буе эшләгән. Баштарак ике башлы бөркет куярга уйлаганнар, аннары бу фикер кире кагылган.

Александр II заманыннан сакланган иске акчадан үрнәкне билге итеп алганнар.

Парк киртәләренең гомуми озынлыгы 430 метр, паркка керү юлы озынлыгы — 26 метр.

Эшкә бер атна элек керештеләр. Үзәк капканы урнаштырганнан соң, бакчаны киртәли башлаячаклар.

− Үз шәһәреңдә эшләве рәхәт. Ул тагын да матурайсын иде, − ди Алмаз Хисаметдинов.


Алабуганың бу паркы Иван Васильевич Шишкин һәм Стахеевлар җитәкләгән Шәһәр Думасы карары белән 1846 елда булдырылган. 1852 елда Россия императоры Александр II корона кию хөрмәтенә, бакчага аның исеме бирелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев