Алабугада «Безнең ишегалды» программасы буенча 34 ишегалды яңартыла
Бүгенге көндә Тынычлык проспектындагы 8 нче йорт ишегалдында эшләр кайный.
Шәһәрдә «Безнең ишегалды» республика программасы буенча эш дәвам итә. Эшләр берьюлы берничә ишегалдында бара.
Аларда юллар, тротуарлар һәм яктырткычлар яңартыла, балалар һәм уен мәйданчыклары төзекләндерелә.
Бүгенге көндә Тынычлык проспектындагы 8 нче йорт ишегалдында эшләр кайный. Шәһәр үзәге, кеше күп йөри торган урын булганлыктан, бу территория күпләргә таныш. Монда ишегалды зур, урын күп, әмма нәкъ уртасы буш тора. Ишегалдын төзекләндерү эшләре кысаларында биредә иске агачлар һәм куаклар бетерелгән. Тышкы күренеше үзгәрүдән тыш, хәзер бу территория куркынычсыз да. Моннан тыш биредә яңа тротуар ясалган, балалар һәм аларның әти-әниләре өчен атынгычлар, таучыклар, утыргыч куелган, чиста ком түшәлгән.
Исегезгә төшерәбез, быел «Безнең ишегалды» программасы буенча 34 ишегалды яңартыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев