Алабугада «Безнең ишегалды» республика программасы буенча территорияләрне төзекләндерә башладылар
Быел барлыгы 43 ишегалды төзекләндереләчәк.
Быел «Безнең ишегалды» республика программасы буенча эшне Пролетар урамындагы 20 һәм 22нче, Нефтьчеләр проспектындагы 12нче йортлар ишегалдыннан башладылар.
Эшчеләр башта иске тимер корылмаларны кисте һәм юлны, ишегалдын яктыртуны тәртипкә китерергә керештеләр.
− Бу йортта мин күптән түгел генә яшим, бишенче ел. Ишегалдыбыз зур, иркен. Начар хәлдә түгел иде — ике тренажер, таганлы балалар мәйданчыгы бар иде. Ремонттан соң бездә тагын да матуррак, уңайлырак булыр дип өметләнәм, − ди Пролетар урамындагы 22нче йортта яшәүче Мария.
Быел барлыгы 43 ишегалды төзекләндереләчәк. ТКХ һәм төзелеш департаментында хәбәр итүләренчә, алабугалылар үтенече буенча, машина кую өчен өстәмә урыннар, ут баганалары урнаштырырга уйлыйлар, шулай ук балалар өчен яңа уен һәм спорт элементлары куелачак. Бу максатка 234,5 миллион сум акча бүленгән:
- 180,5 миллион сумы юл эшләренә китәчәк, яңа асфальт тротуарлар салыначак, булганнарына ремонт ясалачак;
- 26,9 миллион сум акча яктыртуга тотылачак. Барлыгы 173 ут баганасы урнаштырырга уйлыйлар;
- 26,9 миллион сум акча кече архитектура формаларына китәчәк. Алабуга ишегалларында 498дән артык шундый элемент урнашачак.
«Безнең ишегалды» проекты Татарстанда 2020 елдан тормышка ашырыла. Шул арада безнең шәһәрдә 119 ишегалды яңарды. Аларны төзекләндерүгә 571 миллион сум акча киткән.
«Безнең ишегалды» программасы саннарда (2020 — 2022)
119 ишегалды төзекләндерелгән
183000 квадрат метрдан артык асфальт түшәлгән
478 яңа ут баганасы урнаштырылган
2016 данә уен, спорт җиһазы һәм башка комплекс элементлары куелган.
2023 елда төзекләндереләчәк ишегалларs исемлеге:
- Әйләнеч шоссе, 47, 49нчы йортлар
- Мәрҗани урамы, 2нче йорт
- Яшьләр урамы, 7нче йорт
- Карьер урамы, 54нче йорт
- Шәһәрлек урамы, 5нче йорт
- Нефтьчеләр проспекты, 76нчы йорт
- Тынычлык проспекты, 22нче йорт
- Нефтьчеләр проспекты, 279нчы йорт
- Нефтьчеләр проспекты, 281нче йорт
- Нефтьчеләр проспекты, 283нче йорт
- Нефтьчеләр проспекты, 143нче йорт
- Хирург Нечаев урамы, 9, 11нче йортлар
- Әйләнеч шоссе, 29нчы йорт
- Әйләнеч шоссе, 39нчы йорт
- Әйләнеч шоссе, 45нче йорт
- Шәһәрлек урамы, 7нче йорт
- Тынычлык проспекты, 15, 17, 19нчы йортлар
- Нефтьчеләр проспекты, 12нче йорт
- Пролетар урамы, 34, 32нче йортлар
- Тынычлык проспекты, 25нче йорт
- Пролетар урамы,14, 16нчы йорт
- Пролетар урамы, 20, 22нче йортлар
- Азин урамы, 128 нче йорт
- Максим Горький урамы, 159, 159 нчы «а» йортлар
- Казан урамы, 13нче йорт, Шәһәрлек урамы, 2нче «а» йорт
- Тынычлык проспекты, 8нче йорт
- Тынычлык проспекты, 14нче йорт
- Яшьләр урамы, 12нче йорт
- Яшьләр урамы, 14нче йорт
- Разведчиклар урамы, 46нчы йорт
- Разведчиклар урамы, 48нче йорт
- Разведчиклар урамы, 50нче йорт
- Тынычлык проспекты, 71 нче йорт
- Интернационал урамы, 4нче йорт
- Интернационал урамы, 6 нчы йорт
- Интернационал урамы, 8 нче йорт
- Таҗи Гыйззәт урамы, 16/73 нче йорт
- Таҗи Гыйззәт урамы, 18, 20нче йортлар
- Тынычлык проспекты, 69нчы йорт
- Нефтьчеләр проспекты, 78нче йорт
- Нефтьчеләр проспекты, 80нче йорт
- Пролетар урамы, 54 нче йорт
- Төзүчеләр урамы, 23 нче йорт
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев