Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

Алабугада Болгар урамында сквер төзелә башлады

Скверны «Татнефть» хәйрия фонды гранты буенча төзиләр.

Болгар урамындагы ташландык буш урында «Татнефть» хәйрия фонды гранты буенча сквер төзелә башлады. 2022 елның көзендә архитектура бүлеге ел саен үткәрелә торган грантлар конкурсы кысаларында балалар мәйданчыгын урнаштыруга гариза әзерләгән.

Хәзер Болгар урамындагы мәйданчыкта җир эшләре бара, шушы арада брусчаткадан юллар, спорт һәм балалар уен җиһазлары урнаштыру өчен 2 мәйданчык барлыкка киләчәк. Җирле бюджеттан финанслау кысаларында агачлар һәм куаклар утыртылачак, видеокүзәтү һәм эскәмияләр урнаштырылачак.

Исегезгә төшерәбез, 2022 елда грант буенча Университет паркы төзекләндерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев