Алабугада быел 3,7 км тротуар төзеләчәк
Эшләр «Муниципаль юл фонды» программасын тормышка ашыру кысаларында башкарылачак.
2023 елда Алабугада 3700 метр тротуар төзү, 5 тукталыш павильонын алмаштыру, 6 ясалма тигезсезлек, 1нче гимназиягә, «Родничок», 26нчы «Семицветик» балалар бакчалары янында 470 метр урамны яктырту планлаштырыла. Бу эшләргә гомумән алганда 31,4 млн. сум акча каралган.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, «Муниципаль юл фонды» программасын гамәлгә ашыру кысаларында 2022 елда 30,2 млн.сум акча бүлеп бирелгән иде.
Шәһәрдә 3 607 метр тротуар төзелгән, 8 тукталыш павильоны алмаштырылган, 12 ясалма тигезсезлек җайланмасы эшләнгән һәм «Йолдызлык» балалар бакчасына илтә торган 560 метр урам яктыртылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев