Алабугада быел 50 миллион сумлык юл ремонтланачак
Барлыгы 3 километрдан артык юл ремонтланачак.
2023 елда Алабуга районында 3 575 метр юлларны ремонтлау планлаштырыла. Бу максатларга 50 млн сум акча бүлеп биреләчәк. Шәһәрдә 40 млн сумга 2660 метр юл ремонтланачак, авылларда — 10 млн сумга 915 метр.
Шулай ук, узган елдагы кебек үк, «Асфальт-бетон өслекле юл-урам челтәрен ремонтлау» республика программасы буенча өстәмә финанслау планлаштырыла, шуңа бәйле рәвештә, ремонтланырга тиешле объектлар исемлеге артачак.
Узган ел шәһәрдә һәм районда 7 858 метр озынлыктагы автомобиль юлларына ремонт ясалды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев