Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

Алабугада быел 54 ишегалды төзекләндереләчәк

Финанслауның гомуми күләме — 270 миллион сум.

Быел «Безнең ишегалды» республикасы программасына 54 ишегалды урыннары керә.

— Финанслауның гомуми күләме — 270 миллион сум, шуның 29 миллион сумлап өлеше кече архитектура элементларына һәм яктыртуга китәчәк. Эш үткән елдагыча оештырыла — юл эшләре, яктырту, кече архитектура элементларын кую, спорт һәм урам җиһазларын урнаштыру, каты көнкүреш калдыклары өчен мәйданчыклар булдыру. Эшне 20 апрельдән башларга уйлыйлар. Тәмамлау вакыты — 1 сентябрь, — дип сөйләде ТКХ һәм төзелеш департаменты директоры Андрей Томилин.

Беренче чиратта, әлеге программага асфальт салынмаган ишегаллары керә. Быел шәһәрнең иске өлешендә урнашкан ишегалларына басым ясала. Бу, мәсәлән, Олы Покров урамы, Нефтьчеләр проспектындагы 111б һәм 111в йортларга кагыла.

— Икенче яктан — комплекслылык. Әгәр бер урамда асфальт начар икән, күршедәгеләрен карыйбыз һәм барысын бергә эшлибез. Быел шулай ук «Безнең ишегалды» программасы торак йортларны капиталь төзекләндерү программасы белән бергә бара. Быел Казан урамындагы 68нче йорт төзекләндереләчәк — инженер челтәрләре, түбә һәм фасад тәртипкә китереләчәк. Шул ук вакытта ишегалды да төзекләндереләчәк.

Проблемалылар исемлегенә Кооператив, Казан, Кече һәм Олы Покров, Тугаров, Свердлов урамнарындагы һәм Кирпеч заводы ишегаллары керә. Мәрҗани урамындагы 7нче йорт ишегалдына да комплекслы ремонт ясалачак. Биредә инженер челтәрләре, түбә, фасад төзекләндерәсе, — ди Андрей Томилин. 

Йортларны тулысынча төзекләндерүгә килгәндә, быел андый исемлектә алар 23 исәпләнә. Гомуми күләмдә 155,2 миллион сум акча китәчәк. Республика бюджетыннан — 31 миллион сум, муниципалитеттан — 31, 5 миллион сум тотылачак һәм 92,7 миллион сумы — милекчеләр акчасы. Фасадларны җылытып төзекләндерү, түбә, инженер системаларга ремонттан тыш, лифтлар алыштырылачак. 

Фасадлар 15 йортта ремонтланачак, 7сендә аларны тулысы белән җылытасылар, калганнарында — өлешчә генә. Шәһәрнең тарихи өлешендә өч күпфатирлы йортка ремонт ясалачак, шуларның берсе — мәдәни мирас объекты (Олы Покров урамы, 11). Инженер системаларын 7 йортта тәртипкә китерәчәкләр, 3ендә 14 миллион сумга алты лифт алыштырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев