Алабугада яңгыр суы канауларын чистарту дәвам итә
Яңгыр канализациясе челтәрләренең иң проблемалы 6 участогы билгеләнде, алар еш кына чүп белән тыгыла.
Алабугада яңгыр канализациясе челтәрләрен чистарту буенча зур эшләр башкарыла. Исегезгә төшерәбез, быел безнең район республиканың биш районы арасында «2023 елга ТРда коммуналь инфраструктура системаларын модернизацияләү» төбәк программасына керде.
Яңгыр канализациясе челтәрләренең иң проблемалы 6 участогы билгеләнде, алар еш кына чүп белән тыгыла.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Андрей Томилин хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә 4,9 километр яңгыр суы канализациясенең 3,7 километры чистартылган. Разведчиклар, Тойминская, Төзүчеләр урамнарында (Матросов урамыннан ЖБИга кадәр) юдырту эшләре тәмамланган. Максим Горький урамында (шәһәрдән чыгу урынындагы боҗрага кадәр) һәм Тынычлык проспектында эшләр ахырына якынлаша. Яшьләр урамында эшләр дәвам итә, Таҗи Гыйззәт урамында (Үзәк стадионнан Төзүчеләр урамына кадәр) эшләр башланган.
Бүген шәһәрдә бер үк вакытта 7 бригада эшли, эшләр 24 сәгать дәвамында алып барыла.
Челтәрләр һәм камералар 90-100 процентка ләм белән капланган, — ди Андрей Томилин. Камералардан белгечләр чүп-чар, бетон һәм асфальт ватыклары, кирпечләр, автомобиль шиналары чыгара.
— Кайбер урыннарда камера һәм яңгыр суы чокырлары асфальт астында калган, шунлыктан кайбер кыенлыклар белән очрашабыз. Робот телеинспектор ярдәмендә подрядчы оешма хезмәткәрләре мондый урыннарны таба, билгеләр ясый, шуннан соң без аларны юдырту өчен ачабыз, − дип сөйли Андрей Томилин.
Мәсәлән, Тынычлык проспектындагы ЗАГС янындагы камера әнә шулай ачылган.
Подрядчы оешма Таҗи Гыйззәт урамы буенча — Үзәк стадион буйлап Чапаев урамына кадәр линияне тикшерде. Бу участокта барлык яңгыр суы камералары һәм торбалары тулысынча ләм һәм чүп-чар белән тулган.
Исегезгә төшерәбез, яңгырлардан соң яисә яз көне кар эреп беткәч, бу участокта зур сулык барлыкка килә, җәяүлеләр генә түгел, машина йөртүчеләр дә бу урыннан узарга җөрьәт итми. Әлбәттә, халык та зарларын җитәкчелеккә еш җиткереп тора. Белгечләр әлеге участокны чистарту эшләренә керештеләр инде. Биредә ливневкалар чистартылу белән үк, стадионга кадәр юлга асфальт җәячәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев