Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

Алабугада Интернационал урамындагы 1нче йорт ишегалдын глобаль үзгәрешләр көтә

Агымдагы елның августына Интернационал урамындагы 1нче санлы йортның ишегалды танымаслык булып үзгәрергә мөмкин. Ул “Безнең ишегалды” республика программасына кергән 75 Алабуга ишегалларының берсе.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән республикада “Безнең ишегалды” проектына старт бирелде. Программа өч елга исәпләнгән. Төзекләндерү буенча күзәтчелек хезмәтенең әйдәп баручы инженеры Алена Газина сүзләренә караганда, Алабуга 247 йортка исемлек биргән. Бу максатларга Татарстан казнасы бөтен республикага 50 миллиард сум бүлеп бирәчәк. Алабуга районына күпме акча бүлеп биреләчәге берникадәр төзәтмәләр керткәннән соң билгеле булачак. Алена Газина шулай ук “Безнең ишегалды” программасына барлык территорияләр дә кертелмәячәк, дип билгеләп үтте. Бу исемлеккә 2015 елда һәм соңрак төзелгән йортлар, шулай ук асфальтланган ишегаллары керми.

Быел Алабугада 75 ишегалдын төзекләндерү планлаштырыла. Беренчел срок – 15 августка кадәр.

Исегезгә төшерәбез, беренче әзерлек этабында 2019 елда халык белән очрашулар уздырылды, анда төрле типтагы ишегалларын төзекләндерү модельләре турында фикер алыштылар. Сүз уңаеннан, программаны тормышка ашыру кысаларында Алабуга районы җитәкчесе Рөстәм Нуриев узган елның декабрендә Интернационал урамындагы 1нче йортта яшәүчеләр белән очрашты инде. Ул вакытта аның игътибарын әлеге ишегалдында зур мәйдан били торган хоккей корты җәлеп итте. Рөстәм Нуриев тимераякларны прокатка алуны һәм музыкаль озата баруны оештырырга, шулай ук шугалак эшен регламентларга йөкләмә бирде. Шулай ук машина кую урыннарына аерым игътибар бирелде. Кайбер гаиләләрдә берничә автомобиль булганлыктан, машина кую урыны җитми. Әлеге проблеманы йортларда яшәүчеләр очрашу вакытында беренчеләрдән булып күтәрде. Моннан тыш, алар тротуарларның начар торышына зарланды һәм чүп контейнерлары өчен урын булдыруны сорады.

Республика проекты ярдәмендә Алабуга ишегалларында квартал эчендәге юллар, тротуарлар, керү юллары ремонтланачак; парковка урыннары төзекләндереләчәк; уен, балалар һәм спорт мәйданчыклары урнаштырылачак; чүп җыю өчен заманча контейнер мәйданчыклары төзекләндереләчәк; ишегалларын яшелләндерәчәкләр; яктырту системасын урнаштырачаклар, алыштырачаклар яки модернизацияләячәкләр.

Бүген белгечләр ишегалларында топосъемка һәм проектлау үткәрәләр, сметалар төзиләр. Исемлеккә шәһәрнең өске, аскы өлешләрендәге, шулай ук 4нче микрорайон йортлары кергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев