Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

Алабугада Колосовка юлында эшләр тәмамланды

Инде айдан артык машина йөртүчеләр яңартылган Колосовка юлы буйлап йөри.

Май аенда ул ремонт эшләре үткәрү өчен ябылган иде, сентябрьдә аны хәрәкәт өчен ачтылар, әмма эшләр дәвам итте. Бүген алар 100 процентка тәмамланган.

3,3 километр озынлыктагы «Алабуга — Лекарево — Олы Армалы» юлын төзекләндерүне «Алексеевскдорстрой» җәмгыяте башкарды.

Ремонт дүрт ай дәвамында барды. Төзекләндерүнең шактый озакка сузылуы зур эш күләме һәм кайбер участокларның аеруча катлаулылыгы белән аңлатыла. Мәсәлән, эш вакытында юлчылар Колосовканың иске карьерында бут ташына тап була. Аны алу өчен ай ярым вакыт кирәк була, шуңа күрә эшләрнең тәмамлану вакыты да күчерелә.

Ләкин, эшчеләр әйтүенчә, юлны төзү — эшнең яртысы гына, аны әле тиешенчә җиһазландырырга, юл билгеләре, киртәләр һәм башка нәрсәләр урнаштырырга кирәк. Мәсәлән, Колосовка юлының яңартылган участогында 171 яңа юл билгесе һәм юл өлеше белән тротуар арасында 984 метр металл киртә куелган, бу җәяүлеләрнең иминлеген тәэмин итә, шулай ук 17 металл гофрлы торба алыштырылган, 2 тимер-бетон суүткәргеч торба төзелгән (элеккеләре инде яраксыз хәлдә булганлыктан, язгы ташу вакытында бу участокларда проблемалар барлыкка килә), юллардан суны агызу өчен кирәкле 13 телескопик улак урнаштырылган, җәяүлеләр өчен 11 кичү ясалган. 1200 метр тротуар төзелгән. Юлның киңлеге җиде метрга җиткерелгән.

— Шәһәр территориясендә башкарылган теләсә нинди төзелештәге кебек үк, кыенлыклар булды — коммуникацияләр бик күп, аларны яңадан эшләргә, үзгәртеп корырга туры килде. Түземлекләре өчен җирле халыкка рәхмәт: юлны япмыйча, без бу эшне башкара алмас идек. Барлык кыенлыкларны оператив хәл иткән өчен район җитәкчелегенә дә рәхмәт белдерәм, — диде Динар Җәббаров.

Әйтергә кирәк, юлның бу өлешенә күптән ремонт таләп ителә иде, халык та күп тапкырлар аның торышына зарланды. Элегрәк монда авария хәлендәге участоклар күп булса, хәзер алар куркынычсыз. Шулай итеп, юлчылар кайбер борылышларда почмакларның радиусларын киметте, күпергә таба текә төшү юлы сөзәгрәк итеп эшләнде, шуның исәбенә машина йөртүчеләр өчен күрүчәнлек тә яхшырды.

Искәртеп узабыз, «Алексеевскдорстрой» ААҖ төбәк юлларын ремонтлау, эксплуатацияләү белән шөгыльләнә, алар карамагында — 235 километр юл, шул исәптән районның барлык торак пунктларында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев