Алабугада күп фатирлы йортларга капиталь ремонтның барышы турында сөйләделәр
Программаның барышы турында райбашкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Андрей Томилин сөйләде.
Быел күп фатирлы йортларга тулысынча ремонт ясарга алынган оешмалар нәтиҗәле эшли.
Программаның барышы турында райбашкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Андрей Томилин сөйләде.
− Быел күп фатирлы 21 йорт программага керде. Йортларның тыш яклары җылытылачак, лифт җиһазы алыштырыла, шулай ук гадәттәгечә эшләнә торган гамәлләр — салкын һәм кайнар суның, су үткәрү һәм җылытуның төп челтәрләрен алыштыру, түбәне төзекләндерү башкарыла.
Йортларның берсе программадан чыгарылды. Ул — Мәскәү урамында урнашкан 78нче йорт. Тикшерү вакытында билгеле булганча, йорт бинасы 70 процентка тузган, шуңа да анда яшәүчеләр язмышы башка программа — гражданнарны җимерек торактан күчерү буенча хәл ителәчәк.
Мәдәни мирас корылмасы саналса да, Олы Покров урамындагы 11нче йорт тулысынча төзекләндерү программасына эләкте һәм сентябрьнең 1енә биредә инженерлык челтәрләрен алыштырып бетерергә вәгъдә итәләр.
Йортларның тышы да мөһим роль уйный: Төзүчеләр урамындагы 15 һәм 17нче, шулай ук Разведчиклар урамындагы 1нче йорт яңартылды диярлек.
Соңгысын, стиль бердәмлеген саклау өчен, Нефтьчеләр проспектындагы былтыр төзекләндерелгән 66нчы йорт төсенә буйыйлар, алар янәшә тора.
— Капиталь ремонт программасын тормышка ашыруда фасадларны җылыту мөһим: беренчедән, җылы саклана, статистика күрсәткәнчә, тыштан тулысынча җылытылган йортлар кышын җылылык өчен сизелерлек ким түли. Икенчедән, йортлар яңара, эстетик күренеше үзгәрә, узган еллар үрнәгендә, без табигый төсләргә өстенлек бирәбез, — дип белдерде Андрей Александрович.
Эшнең яртысы үтәлгән дияргә була, өч йортта тәмамладылар инде. Свердлов урамында 70нче «а» йортның, Тугаров урамында 34нче йортның түбәсе алыштырылган; Мәрҗани урамында 8нче йортта яңа лифт урнаштырылган. 2023 елда тулысынча төзекләндерүгә барлыгы 166 миллион сум акча тотылачак, алар республика һәм җирле бюджеттан, милекчеләр акчасыннан финанслана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев