Алабугада пляж төзелеше ахырына якынлаша
Тиздән алабугалылар һәм шәһәр кунаклары яңа ял итү урынын бәяли алачак.
Инде хәзер үк биредә уйланылган дизайн, уңайлы инфраструктура һәм матур күренешләрне күрергә була.
˗ Проект бик зур. Монда искиткеч матур күренешләр ачыла. Миңа бик ошый. Күләмле конструкцияләр урнаштырылды. Болар барысы да җентекләп уйланылган, ашыгыч рәвештә башкарылмаган. Һәр процесска четерекле якын килдек, әгәр нәрсәдер ошамаса, яңадан уйладык, бу урынны шәһәр халкы өчен максималь уңайлы, гамәли һәм матур итәргә тырыштык, — дип уртаклашты АМР башкарма комитетының төзелеш департаменты җитәкчесе Константин Новый.
Әйтик, бүген беседкаларда (пергола) түбә ябу эшләре ахырына якынлаша, анда утыргычлар куелачак, беседкаларның берсе ачык булачак.
Ярдан елгага комлы полоса сузыла — бу фотосессияләр һәм су өстен күзәтү өчен идеаль урын. Бүген биредә яңа асфальт җәелгән, яктырткычлар куелган, Алабуга шәһәрлеге сурәте белән бизәлгән тимердән койма урнаштырылган.
Якынча 13-14 июнь көннәрендә балалар мәйданчыгына җиһазлар китерү көтелә. Аны бер көндә урнаштырачаклар. Эшчеләр булачак мәйданчык урынына грунт салырга, ком һәм вак таш өстәргә керештеләр.
«Алабуга» язуы бераз соңрак барлыкка киләчәк, хәрефләр ясау өчен өстәмә вакыт таләп ителә. Аларны югары һәм урта яруслар арасында, диңгезчеләргә һәйкәл янәшәсендә урнаштырачаклар. Сүз уңаеннан, әлеге һәйкәл инде үзенең дәрәҗәле урынын алды.
Яр буенда яңа эскәмияләр, урналар, велопарковкалар урнаштырылачак, аларның бер өлеше төзелеш урынына китерелгән инде. Якын көннәрдә аларны урнаштыру төгәлләнәчәк.
Пляж зонасында киенү һәм душ бүлмәләре ремонтланган, тиздән юлларга махсус өслек җәеләчәк.
Җәйге кафе һәм бәдрәф урнашачак павильонда бизәү эшләре төгәлләнә.
Озакламый пляжда коткару манарасы, көймә, кисәтү билгеләре һәм жилетлар булачак, барлык кирәкле җиһазлар китерелгән. Шулай булгач, ял уңайлы һәм куркынычсыз булачак. Тиздән видеокүзәтүне тоташтырачаклар, видеокамералар инде монтажланган.
Яруслар буйлап йөрү зонасы брусчатка белән түшәлгән. Яр буеның бөтен озынлыгында яңа яктырту терәкләре, коймалар урнаштырылган. Яруслардан төшү һәм күтәрелү өчен 8 баскычлы подиум ясала, бу атнада култыксалар урнаштырылачак.
Сүз уңаеннан, яңа ял итү урыны бизнес вәкилләренең дә игътибарын җәлеп иткән. Икътисадый үсеш палатасында билгеләп үтүләренчә, монда җәмәгать туклануы һәм күңел ачу оештырырга теләүчеләр аз түгел инде.
Тиздән алабугалылар яңа ял итү урыны белән ләззәтләнә алачак. Әмма кайбер кешеләр сабыр итә алмыйлар — бүген үк биредә балалар һәм өлкәннәр ял итә һәм су коена, шул ук вакытта бу территориядә төзелеш дәвам итә, техника эшли һәм монда ял итү әлегә куркынычсыз түгел. Район җитәкчелеге халыкны пляжга барудан тыелырга чакыра.
Кызганычка, мондый кешеләр арасында үзләреннән соң чүп-чар: пицца тартмалары, буш шешәләр һәм төргәкләр калдыручылар да табылды. Хөрмәтле алабугалылар һәм шәһәр кунаклары! Бүген шәһәрдә һәм районда башкарылган эшләр — сезнең белән безнең өчен. Әйдәгез, чисталыкны бергәләп саклыйк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев