Алабугада поликлиника фасадын яңарту ахырына якынлаша
Эшләр «Сәламәтлек саклау объектларының беренчел звеносын модернизацияләү» программасы кысаларында башкарыла.
«Сәламәтлек саклау объектларының беренчел звеносын модернизацияләү» программасы кысаларында шәһәр хастаханәсе фасадын яңарталар.
Исегезгә төшерәбез, поликлиниканы җылыту һәм фасадны тышлау буенча эшләр апрельдә башланды һәм июль ахырында инде тәмамланырга тиеш.
Ремонт өчен 26 миллион сум республикага федераль казнадан бүлеп бирелгән.
Биш ел элек поликлиникада капиталь ремонт үткәрелгән иде инде, әмма ул вакытта акча җитәрлек булмаганлыктан, медицина учреждениесе фасады төзекләндерелмәде. Быел хәл үзгәрде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев