Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

Алабугада район башлыгы гранты кысаларында коймаларны алыштыру дәвам итәчәк

Грант турында тулы мәгълүматны городелабуга.рф сайтында яисә 4-48-98 телефоны аша белеп була.

2022 елда киртәләрне төзекләндерүгә киткән чыгымны кайтаруга грант кысаларында бирелгән гаризаларның бишесе каралган, икесе кабул ителмәгән, чөнки грант таләпләренә туры килмәгән, бер үтенеч — каралуда. 

АМР башкарма комитеты җитәкчесенең икътисадый үсеш буенча урынбасары Руслан Мусаев шундый мәгълүмат китерде. 

Район башлыгы Рөстәм Нуриев инициативасы белән, үткән елның җәендә башланып киткән грантның максаты шәһәрнең тышкы күренешен яхшырту иде. Иске койманы яңасына алыштырырга теләүче алабугалылар тоткан акчаларының 50 мең сумын кайтара ала. 

− Соңгысы булып Галиәскар Камал урамында яшәүче Валентина Кочневаның гаризасы канәгатьләндерелде, − дип өстәде Руслан Мусаев.

Аның әйтүенә караганда, проектны тормышка ашыруда вакыт чикләре юк, шәһәр халкына кирәк булганда, ул дәвам итәчәк. Шул рәвешле, йорты янында киртәләрне үзгәртәсе килүчеләр гаризаларын ppseralabuga@mail.ru электрон адресы буенча җибәрә ала. 

Грант турында тулы мәгълүматны городелабуга.рф сайтында яисә 4-48-98 телефоны аша белеп була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев