Алабугада республика программасы кысаларында биш мәктәптә ашханәләр яңартыла
Эшләр 60 процентка үтәлгән инде.
Алабуга районында туклану бүлекләрен капиталь төзекләндерү бөтен көченә бара. Тарловкадагы 11нче төп мәктәптә, 4нче гимназиядә, шулай ук Мортта, Олы Шүрнәктә һәм Иске Юрашта туклану урыннары яңартыла.
Ризык әзерләү бүлекләренең эчке ягын, идәннәрен ремонтлыйлар, стеналарын һәм ишекләрен яңарталар. Шулай ук санитария техникасы, су белән тәэмин итү, электр системалары һәм аш бүлмәсе җиһазлары алыштырыла.
Район учреждениеләрендә төзү-кору эшләре 60 процентка үтәлгән. Әйтергә кирәк, әлеге иҗтимагый объектларны республика программасы нигезендә төзекләндерәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев