Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

Алабугада рөхсәтсез чүплекләрне юкка чыгардылар

Төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе хезмәткәрләре тиешсез җирдә җыелып яткан чүптән арындырдылар.

Иҗтимагый челтәрләрдә алабугалылар Стахеевлар, Олы Покров, Маяковский, Галиәскар Камал урамнарында өелеп яткан чүп-чардан зарланып еш яздылар. Язып кына калмыйча, фотолар да урнаштырдылар. Элегрәк бу урыннарда чүп савытлары куелган иде, шулай да СанПиН таләпләре буенча аларны алып китеп, чүпне чиләкләп җыюны оештырдылар.

Ләкин биредә яшәүчеләрнең кайберләре яңалыкны кабул итмәделәр, чүп капчыкларын иске урында калдыруларын дәвам иттеләр. Нәтиҗәдә — яңа чүп өеме, начар ис, ризык калдыкларын тирә-юньгә өстерәүче урам этләре.

− Бу чүп тулы юлдан мин көн саен эшкә йөрим. Мәсьәләне хәл итсәләр, барлык күршеләр кебек үк, мин дә шат булыр идем. Кешеләр чүпне чиләк белән чыгарырга ияләнер дип өметләнәм, болай уңайлы бит. Чүп җыю тәртибе билгеләнгән, машина көн аралаш килә, − ди Стахеевлар урамында яшәүче Раиса Лаптева.

Әлеге кыенлык бигрәк тә җанга тия, рөхсәтсез өелгән чүп-чар аның тәрәзә артында гына, һәм бу ямьсез күренешне көн саен күзәтергә туры килә. Әйтүенчә, чүпне күрше йортлардан гына түгел, Алабуганың бөтен аскы өлешеннән машина белән китерәләр. Механизатор Михаил Богатов та, чүпне җыйган чагында, шундый очракның шаһите булган. Шул рәвешле, бер көн эчендә генә дә Төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан җиде «КамАЗ» чүп чыгарылган, әмма бу урын чиста килеш озак сакланмады, тагын бер көннән диярлек, монда кабат чүп өеме җыелды.

− Без киңәшмә уздырдык, анда чүпне тиешсез җиргә чыгару урыннарын тикшерү буенча рейдлар эшен көчәйтергә карар кылдык. Тәртип бозучыларга карата 2 мең сум күләмендә штраф рәвешендә административ тәэсир итү чарасы каралган. Моннан тыш, видеокамералар урнаштыру мөмкинлеген дә күздә тоталар, − диде ТКХ һәм төзелеш департаменты директоры Андрей Томилин.

Әйтергә кирәк, моңа охшаш хәл былтыр көзен Гассар урамында булган иде, һәм анда халык чүпне чиләкләп чыгаруга күнекте. Чүп савытлары да урам күренешен бозып тормый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев