Алабугада шәһәр урамнарында чәчәкләр утыртыла башлады
Быел Алабуганы 52 меңгә якын төрле төстәге чәчәкләр бизәп торачак.
Беренче чәчәкләр, традиция буенча, 9 майга Хәтер мемориалында һәм Мәңгелек ут янында утыртылды.
Анда хәзер кызыл пеларгонияләр, кызыл һәм ак петунияләр үсеп утыра. Моннан тыш, чәчәкләр Ленин мәйданында, паркларда һәм скверларда, шәһәр урамнарында да күренә башлаячак.
Быел Алабуганы 52 меңгә якын төрле төстәге чәчәкләр бизәп торачак. Район авыллары да читтә калмаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев