Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

Алабугада ветеринария лабораториясе яңартыла

Хәзерге вакытта биредә ремонт-төзелеш эшләре алып барыла.

Горький урамы, 98 адресы буенча урнашкан шәһәр ветеринария лабораториясе тиздән үзгәрәчәк. Хәзерге вакытта биредә ремонт-төзелеш эшләре алып барыла.

Исегезгә төшерәбез, ветеринария лабораториясе Алабуга һәм Менделеевск районнарының шәхси-ярдәмче хуҗалыкларына да, эре агрофирмаларга да хезмәт күрсәтә. Узган ел, мәсәлән, ветеринария лабораториясе хезмәткәрләре тарафыннан 64 мең биологик материал тикшерелгән.

Моннан 2 ел элек бу бинаның икенче катында капиталь ремонт үткәрелгән булган. Быел беренчесен яңарту планлаштырыла. Моңа кадәр ветеринария лабораториясендә косметик ремонт кына үткәрелде, дип билгеләп үтә хезмәткәрләр. Ә бит бу бинага инде 100 елдан артык.

Тарихи белешмәдән билгеле булганча, 1917 елга кадәр төзелгән бу бинада башта Стахеевның баш хисапчысы яшәгән. 70 ел элек ул ветлабораториягә тапшырыла. Шуңа күрә бинаның барлык инженер-техник коммуникацияләре чынлап та бик таушалган. Моннан тыш, капиталь төзекләндерүнең мөһим булуына тагын бер сәбәп бар.

— 2022 ел ахырында биология лабораторияләре эшчәнлегенә яңа санитар таләпләр кабул ителде. Төзекләндерү һәм хезмәтләндерүгә, вентиляциягә, мондый биналарны планлаштыруга булган таләпләр үзгәрде, — ди ветеринария берләшмәсе директоры Нияз Сөнгатуллин.

Моннан тыш, 2023 елда оешма үзенең бюджеттан тыш акчаларына яңа суүткәргеч үткәргән, шулай ук бинаның периметры буенча видеокүзәтү системасы урнаштырган.

Ветеринария лабораториясенең беренче катын капиталь ремонтлауга республика казнасыннан 3 миллион сум акча бирелгән. Эшләр барышында җылыту системасы тулысынча ремонтланачак, электрика алыштырылачак, бизәү эшләре башкарылачак. Нияз Сөнгатуллин сүзләренчә, быел бина янындагы газон тулысынча төзекләндереләчәк, машина куя торган урынга асфальт салу, койманы алыштыру планлаштырыла.

Хәзерге вакытта бүлмәләрдә эш кайный. Бер бүлмәдә стенаны плитка белән тышлыйлар. Төзүчеләр бу эшләрне апрель азагына тәмамларга ниятли.

— Безнең бригада душ бүлмәсендә, ике лабораториядә һәм автоклав бүлмәсендә плитка ябыштырачак. Эштә кыенлыклар юк, чөнки без барлык кирәкле материал белән тәэмин ителгән, — ди 7 еллык эш стажы булган оста Павел Корнев.

— Эшнең чираттагы этабында түшәмнәр урнаштырылачак һәм инженерлык коммуникацияләре үткәреләчәк. Барлык эшләр график буенча бара, — дип ышандырды ветеринария берләшмәсе җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев