Алабугада «Хәтер һәм дуслык бакчасы» утырттылар
Университет мәктәбе янында быел 20 декоратив алмагач үсәчәк.
Аларны Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре, Лисичанскидан килгән укучылар белән бергә, безнең шәһәр мәктәпләрендә укучылар утыртты.
Чарада район башлыгы Рөстәм Нуриев катнашты. Ул мәктәп укучыларына җимеш агачларын ничек дөрес утыртырга һәм тәрбияләп үстерергә кирәклеген сөйләде. Ул шулай ук Университет мәктәбенең теплицасын карады, балалар анда төрле-төрле чәчәкләр үстерә.
Бирегә килгән һәр кеше бу агачларны утырту Бөек Ватан сугышында катнашучыларга хөрмәт билгесе дигән карашта.
— Мондый чаралар илебез өчен бик мөһим, моның берничә сәбәбе бар. Беренчесе — хәтер саклау, икенчесе — табигатькә сакчыл мөнәсәбәт. Ветераннар турында истәлек алар белән бергәләп утырткан шушы агачка бәйләнеп калачак, — диде Университет мәктәбе укучысы Антон Озеров. Ул үз алмагачын карап үстерергә сүз бирде.
Бакча утырту фикере КФУның Алабуга институты хакимиятенеке, институт вәкилләре дә чарада катнашты.
Алмагачлар утыртканнан соң, мактаулы кунаклар институтның актлар залында 9 Майга багышланган бәйрәм концерты карады. Тамашачылар арасында Рөстәм Нуриев, институт директоры Елена Мерзон, Ветераннар Советы рәисе Геннадий Баганов һәм Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең генераль директоры Гөлзада Руденко да бар иде. Сәхнәдән сугыш чоры җырлары яңгырады, Университет мәктәбе, көллият студентларының бергәләп куйган чыгышлары күрсәтелде.
Залдагыларга мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Нуриев Бөек Ватан сугышында безнең сугышчыларның үз илебезне булдыра алганча яклавын, бүген дә алда шундый бурыч торуын әйтте. Халыкара хәлләр нинди генә булмасын, республикабыз һәм районыбыз кебек, илебез дә чәчәк атарга тиеш. Моннан тыш, район башлыгы Ветераннар Советы вәкилләренә рәхмәт белдерде, алар зур ватанпәрвәрлек эше алып бара. Бу көннәрдә лекторлар төркеме мәктәпләрдә йөри.
Елена Мерзон әйтүенчә, 125 еллык тарихы булган югары уку йорты Бөек Ватан сугышы елларында Ленинградтан, Воронеждан күчкән фәнни учреждениеләрне һәм Фәннәр академиясен дә сыендырган. Нинди генә кыенлык булмасын, университет үзенең төп бурычын үти — яшь буынны тәрбияли һәм укытучылар хәзерли.
КФУның Алабуга институты профессоры Анатолий Разживин шулай ук барысын да Җиңү көне белән котлады, ветераннарга сәламәтлек һәм рух күтәренкелеге теләде. Ул Алабуга институты чыгарып килгән «Университет Парнасы» әдәби альманахының Җиңү көненә багышланган басмасын тәкъдим итте. Анда уку йорты мөгаллимнәре һәм төрле елларда биредә укыган студентларның әдәби иҗаты урын ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев