Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

Алабугада яр буен ныгыту эшләре дәвам итә

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ленар Нургаянов яр буен ныгыту эшләре ничек алып барылганын, алдагы планнар һәм башкалар турында сөйләде.

 – Бу өлкәдә берничә ел элек гамәлгә ашырыла башлаган эшләрне дәвам итәбез. Хәзер яр буен ныгытуның икенче чиратына әзерлек тулы куәтенә бара. Бүгенге көнгә проект әзер, аны тормышка ашыру өчен 2 миллион сум күләмендә акча бирелде. Әлеге проектка экспертиза үткәрелде һәм уңай нәтиҗә алынды. Хәзер аны яклауга әзерлек бара, кирәкле документлар җыела, – дип билгеләп үтте Ленар Фәрит улы.

Ленар Нургаянов сүзләренчә, бөтен эшне берничә этапта башкару планлаштырылган. Хәзерге күренеш – үткәрелгән беренче этап нәтиҗәсе. Ә икенче чират 2,5 километр озынлыктагы, Спас соборына кадәр сузылачак дамба төзүне күздә тота.

– Бу эшләр федераль программа кысаларында башкарыла. Аларны тормышка ашыру бик әһәмиятле, чөнки язгы ташу вакытында, Тойма елгасындагы су күтәрелеп, якындагы өйләрне су баса, ә бу якынча 150-200 йорт.

Ленар Фәрит улы әйтүенчә, яр буен ныгыту буенча конкурс бик зур һәм таләпләр дә җитди, шуңа күрә шәһәр җитәкчелеге, башкарма комитет һәм Татарстан Экология министрлыгы белән берлектә зур эшләр башкарылырга тиеш. Моның өчен зур тырышлык куелачак.

Моннан кала, шәһәрдәге Шумиха һәм Алабуга елгалары төзекләндереләчәк. Һәрберсенең озынлыгы 9-10 километр. Алар республика программасы буенча эшләнәчәк. Киләсе елга проектлау эшләре планлаштырыла, әгәр барысы да уңышлы килеп чыкса, бер елдан соң эшкә керешергә мөмкин булачак.

Ә әлегә яңа причал территориясендә җәяүлеләр кичү юлын эшләү һәм бу урынны төзекләндерү эшләре башланган.

– Проект инде әзер, подрядчы билгеләнде һәм бүгенге көндә эшкә кереште. Монда монтаж эшләре, 200 метрга якын җәяүлеләр кичүе булдыру, төзекләндерү, асфальтлау һәм башкалар эшләнәчәк. Иң мөһим бурыч: апрель аена бу эшләрне төгәлләргә һәм тапшырырга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев